Газетага язылу

Мошенникларның медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаулары турында кисәттеләр

Поликлиникадан шалтырату дигәнебез кайчак акча югалту белән янарга мөмкин: мошенниклар медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаган. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко RT хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Ул алдашуның киң таралган ике төренә тукталган. Беренчесе – аферистлар диспансеризациягә килергә тәкъдим итеп, имештер, аңа язылуны раслау өчен, смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүне сорыйлар. Икенчесе – гадәттәге мессенджер аша язып, электрон медицина картасын ачуны яки мәгълүматларны яңартуны тәкъдим итәләр.

Белгеч искә төшереп үткәнчә, смс-хәбәр белән килгән кодларны, банк карталары номерларын һәм CVV кодны, паспорт мәгълүматларын һәм документлар фотоларын  беркемгә дә тапшырырга ярамый. Щербаченко әйтүенчә, хәбәр җибәрүче яки шалтыратучы белән сөйләшмәскә, аны шундук блокка “очырырга” кирәк. Чын сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре беркайчан да кодлар сорамый, мессенджерлар аша тәкъдимнәр җибәрми, мәгълүматлар җыймый.

Барысын да рәсми телефон аша поликлиникага шалтыратып белешергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре