«Югары сыйфатлы белем бирү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре булып тора, бу уңайдан тиешле дәүләт программалары һәм педагогларга ярдәм итү чаралар комплексы кабул ителде. Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, Казан педагогика көллияте республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев. –Көллиятнең 150 еллыгына багышланган «Лидерство, проверенное временем и инновациями: учить так, чтобы завтрашний день начался сегодня» Бөтенроссия педагогик форумы темасы сезнең коллективының эш тәҗрибәсен һәм казанышларын төгәл чагылдыра. Традицияләргә таянып, көллият, кирәкле белгечләр әзерләүне тәэмин итеп һәм патриотик тәрбиягә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга аерым игътибар биреп, заман белән бергә ышанычлы атлый».
Республика парламенты җитәкчесе көллият педагогларына һәм ветераннарына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Югары һөнәри осталыгыгыз, эшкә тугрылыгыгыз, чын остазлар булуыгыз һәм фидакарьлегегез белән сез педагогик бергәлектә, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында зур абруй казандыгыз, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев. – Көллияткә алга таба да зур уңышлар, ә коллективка кызыклы яңа идеяләр, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм иминлек телим».
Педагогик коллективны юбилейлары белән республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. «Педагогика көллиятен тәмамлаган кеше аерылып тора. Мәгариф системасы сезнең югары квалификацияле белгечләрне көтә», – диде Илсур Һадиуллин.
Казан педагогика көллияте – республикадагы иң борынгы уку йортларының берсе, үзенең бер ярым гасырлык тарихын ул 1876 елдан, Император Александр II Указы белән Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылып башлый. Аның башлангычында бөек мәгърифәтчеләр һәм Казан дәүләт университеты профессорлары Шиһабетдин Мәрҗани, Василий Радлов, Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Ибраһим Терегулов, Каюм Насыйри һәм башкалар тора.
Хәзерге вакытта көллияттә җиде төп белем бирү программасы –башлангыч сыйныфларда укыту; мәктәпкәчә белем бирү; өстәмә белем бирү педагогикасы; башлангыч белемдә коррекцион педагогика; физик культура; адаптив физик культура; мәгълүмат системаларын техник эксплуатацияләү һәм озата бару – гамәлгә ашырыла.
12 ел элек Казан педагогика көллияте базасында Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылган иде, 2016 елдан аның базасында мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен (50 һөнәри компетенция буенча) иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Яшь мастер» төбәкара чемпионаты гамәлгә ашырыла.
Казан педагогика көллияте шулай ук «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең федераль стажировка мәйданчыгына һәм «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе», «Башлангыч сыйныфлар укытучысы», «Физик үсеш технологиясе» компетенцияләре буенча Татарстанның эксперт үзәгенә әверелде һәм төбәк инновация мәйданчыгы статусына ия.
2025 елдан көллияттә эшкә урнаштыру буенча «Карьера үзәге» эшли, шуның нәтиҗәсендә көллиятне тәмамлаучыларның 79%ы белгечлек буенча эшкә урнашкан. 2026 елдан педагогика көллиятендә «Педагогика» тармагында «Профессионалитет» федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Бүген тантаналы чарада Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган Бөтенроссия педагогика форумына йомгак ясалды. Форум кичә башланды һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук Россиядә урта һөнәри белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен масштаблы мәйданчыкка әверелде.
Форум кысаларында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы – 2026» конкурсында җиңүчеләрне, «Педагогка торак сертификаты» грант программаларында җиңүчеләрне – рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча фәнни-педагогик эшчәнлек алып баручы галимнәрне һәм укытучыларны бүләкләделәр.
Фәрид Абдулганиев шулай ук көллиятнең күренекле педагогларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез