«Силовые машины» АҖ генераль директоры Алексей Подколзин компаниянең республикада генерациянең нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Бүген Татарстанда энергетика максатларында нефть коксын яндыру технологиясен үзләштерү буенча Россиядә беренче проект гамәлгә ашырыла.
«Силовые машины» Түбән Кама ТЭЦын колачлы модернизацияләүдә катнаша, аның кысаларында 4 газ-мазут казанын реконструкциялиләр. Бу 700 мең тонна нефть коксы яндырырга һәм елына 2 млрд кВт•сәгатьтән артык электр энергиясе эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. ГТЭ-170 газ турбиналары базасында Зәй ГРЭСын модернизацияләү мөмкинлеге карала. Россия газ турбиналарын һәм нәтиҗәле пар турбиналарын кулланып эшләнгән проектлар җылылык электр станцияләрен модернизацияләү һәм төзү буенча дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шулай ук Татарстанда җил җайланмаларын урнаштыру проектлары да карала.
Рөстәм Миңнеханов мондый җайланмаларның куәтләре һәм эш нәтиҗәләре белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проектның перспективаларын җентекләп өйрәнергә кирәк.
РАНның А.Ф. Иоффе исемендәге Физика-техника институты (Санкт-Петербург шәһәре) директорының беренче урынбасары Павел Брунков Татарстанда Россиядә литий-ион аккумуляторлары өчен беренче сәнәгать җитештерүе проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Анод – һәр аккумулятор ячейкасының мәҗбүри компоненты. Проект аккумуляторлар җитештерүдә илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Республика Рәисе мондый объектның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Без мәйданнар бирергә әзер, энергетика куәтләренең зур запасы бар, диде ул.
«МАРС ТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Радик Гыйсмәтов яшеренү урыннарына халыкка гарантияле керү һәм яшеренү урыннарында эш сменалары системасы турында сөйләде. Бу эшләнмә гадәттән тыш хәл сигналы буенча автомат рәвештә яшеренү урыннарын ача һәм диспетчерга биналарның тулуы турында мәгълүмат тапшыра. Система предприятиеләр һәм күп фатирлы йортлар өчен аерым чыгарыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу җитди мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган кызыклы һәм бик мөһим эшләнмә. Республика Рәисе предприятиеләр һәм идарәче компанияләр вәкилләре белән семинарлар үткәрергә тәкъдим итте.
«Текон» ДК Директорлар советы рәисе Михаил Кулинич энергетика һәм нефть химиясендә җитештерү объектларына имин һәм нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итә торган автоматлаштырылган идарә системалары мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Компания үзебезнең ил хәл итешләренең тулы циклын тәкъдим итә - җайланмалар һәм программа белән тәэмин итүдән алып серияле җитештерүгә, гамәлгә кертүгә һәм киләчәктә озатып баруга кадәр. Михаил Кулинич Татарстанда җитештерүләрдә идарә итү системаларын кертү һәм модернизацияләү буенча республика инжиниринг компаниясен төзергә тәкъдим итте.
Барлык предприятиеләр дә ышанычлы автоматлаштырылган идарә системаларына мохтаҗ, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә кушты.
КФУның Физика институты доценты Дмитрий Иванов Директорлар советына атом-төш магнит резонансы технологияләрен һәм аның командасы тарафыннан соңгы елларда эшләнгән приборларны тәкъдим итте. Бүген бу технологияләр азык-төлек сәнәгатеннән алып нефть сәнәгатенә кадәр материалларны анализлау һәм токымнарга сыеклык тулганлыгын билгеләү өчен кулланыла. Россиядә бу юнәлеш әлегә аз үсеш алган. Нотыкчы Татарстанда ЯМР-технологияләрнең махсуслаштырылган үзәген булдырырга тәкъдим итте, бу әлеге тармакта төбәкнең лидерлыгын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Барлык чыгышларны тыңлап, Татарстан Рәисе нотыкчыларга кызыклы чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул тәкъдим ителгән җитештерүчеләр тәҗрибәсен эштә кулланырга өндәде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез