Газетага язылу

Казанда СВОда катнашучыларның әниләре өчен концерт узды

Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре өчен “Һәрвакыт сезнең белән” дигән концерт узды. Тантаналы чара «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында үткәрелде. Сәхнәдә Татарстан артистлары, шулай ук чакырылган кунакларның кайберләре чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ».

«Бик күркәм бәйрәм – Әниләр көне алдыннан бүген безгә килүегезгә шатбыз. Без – әниләр, хатын-кызлар бик күп әйберләр белән горурлана алабыз. Әмма әни булуыбыз белән, кемнәрне тәрбияләвебез белән горурлануга җитми. Бүген биредә җәмгыятебезнең иң күркәм кешеләрен тәрбияләгән әниләр утыра. Кирәк булган сәгатьтә һәм минутта илебез сагына басучыларның әниләре. Балаларыгызның бу гамәле – сезнең казанышыгыз ул», – дип сөйләп үткән фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Концертка Ватаныбызны саклаучыларны тәрбияләп үстергән бик күп хатын-кызлар җыелган.

«Улым офицер иде, хәрби-диңгез училищесында укыды, водолаз-разведчик булды. Аларны 2022 елның маенда җибәрделәр. Офицер булгач, беренче чиратта. Кызганычка, һәлак булды. Әмма хәзер кайгым турында сөйлисем килми. “Ватанны саклаучылар” фондына шундый бәйрәм оештырган өчен рәхмәт. Әниләргә бергә җыелышып, борчу-шатлыклары белән бүлешү, рәхәтләнеп аралашу өчен бик әйбәт сәбәп. Тормыш дәвам итә», – дип сөйләп үткән махсус хәрби операциядә катнашкан Рим Маршевның әнисе.

Артистлардан тыш, сәхнәдә мактаулы кунаклар да чыгыш ясаган. Россия Герое Иван Жарскийның әнисе Эльмира ханым тамашачыларга шигырьләр сөйләгән.

Концертка Россия Герое Рәсим Баксиковның әнисе Разыя ханым да килгән.

«Әниләргә шундый бәйрәмнәр оештырылуга шатмын», – дигән Разыя ханым. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә әниләр алдында ясаган чыгышында:

– Безнең һәм сезнең горурлыкка әйләнгән кешеләрне тәрбияләп үстергәнсез. Сезнең ана буларак көчегез шунда. Һичшиксез, министрлык һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Беркайчан да безгә яки фондка мөрәҗәгать итүдән тартынмагыз, үз-үзегезгә бикләнмәгез, – дигән  Эльмира Зарипова.

Концерттан соң чәй мәҗлесе булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре