Газетага язылу

Суд Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хастаханәнең баш табибын эштән алуны йөкләгән

Суд, Прокуратура дәгъвасы буенча, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына, ышанычны югалту сәбәпле, Чирмешән район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазинаны эшеннән алу бурычын йөкләгән.

«Татар-информ»га Татарстан прокуратурасында сөйләп үтелгәнчә, Мортазина бергә алып барылган ике вазыйфа буенча нигезсез рәвештә 1,9 миллион сумнан артыграк премия язган. Моннан тыш тикшерү вакытында туганнарына премияләр һәм өстәмәләрне башкаларныкыннан күбрәк түләве ачыкланган.

Тикшерүдән соң Мортазинаны эшеннән алу турында күрсәтмә чыгарылса да, Сәламәтлек саклау министрлыгы аңа шелтә белдерү белән генә чикләнгән. Шуннан соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд исә ведомствога баш табибны эшеннән алу бурычын йөкләгән.

 Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре