«Мәсьәләләрнең күпчелеге хәл ителә. Мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләре күзәтелә, алар суд участоклары аппаратларында делопроизводствоны тикшерү предметына әйләнә», – дип билгеләп үткән Марат Низамиев.
Аның әйтүенчә, быел республиканың 8 суд районында – барлыгы 38 суд участогында .җәмәгать судьялары аппаратларындагы делопроизводство эшчәнлеге тикшерелгән. Ел ахырына мондый эш 46 участокны колачлаячак. Аппаратлар хезмәткәрләре белән киңәшмәләрдә ачыкланган кимчелекләр карала. Аларның күпчелеге тикшерү барышында яки аны үткәргәннән соң ук юкка чыгарыла.
«Мөрәҗәгатьләр саны тагын да кимесен өчен сәбәпләрен күзәтүне һәм юкка чыгаруны дәвам итәчәкбез», – дип йомгак ясаган министр урынбасары.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез