Ринат Садыйков Казанда Бөтендөнья яшьләр фестивале делегатлары белән очрашты

13-16 мартта республикада Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасы уза. Аның кысасында Казанга 50 чит илдән 100 гә якын делегат килде. Милли китапханәдә Бөтендөнья яшьләр фестивале делегатлары белән Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков очрашты.

Делегатлар арасында Австрия, Аргентина, Швеция, Франция, Болгария, Ливан, Македония, Венгрия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Финляндия һәм башка ил вәкилләре бар.

– Дөньяның 50 иленнән шундый зур делегацияне кабул итү – безнең өчен бик мөһим. Татарстан һәм Казан төрле өлкәләрдә югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны бик еш кабул итә. Сезнең килүегез – һичшиксез тарихта калачак әһәмиятле вакыйга, – дип сәламләде катнашучыларны министр.

Ринат Садыйков министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – гаилә кыйммәтләре, тәрбия һәм үсеп килүче яшь буынның шәхси портретын формалаштыру мәсьәләләре булуын әйтте.

– Татарстанда 4 миллион кеше яши, шуларның 1 миллионга якыны – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр. Республика дәүләт яшьләр сәясәтенә – 30 ел. Бу яшьләребезнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга зур юл, – диде министр. – Татарстан – күпмилләтле республика. Бездә 175 милләт дус һәм тату яши. Безнең өчен бу һәрвакыт төрле халыклар арасындагы үзара мәхәббәт һәм дуслыкның югары күрсәткече булды.

«Халыкара мөнәсәбәтләр төзү – иртәгә, берсекөнгә һәм киләчәккә уңыш нигезе». Ринат Садыйков әнә шулай диде.

– Тарих һәрвакыт барысын да үз урынына куя. Һәр кризисның вакыт кысалары бар. Бүген безнең илләрне чолгап алган кризислар да кайчан да булса бетәчәк. Бүген Татарстан чит илләрдә, барлык континентларда да ачык күрсәтелгән. Бүгенге эшләнмәләр төрле мөнәсәбәтләр төзүдә ныклы нигез булып калачагына ышанам, – диде ул.

Пленар сессиядә катнашучы чит ил делегатлары Ринат Садыйковка төрле өлкәләргә караган сорауларын бирде. Алар Казан югары уку йортларына укырга керү, Татарстан белән уртак проектлар булдыру, күптән түгел башкалада узган «Киләчәк уеннары» турында, яшьләр министры булып эшләүнең үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Ринат Садыйков үз чиратында Татарстанның барлык элемтәләргә ачык булуын әйтте:

– Нинди генә ил булмасын, без барыгыз өчен дә ачык. Иң мөһиме – мөнәсәбәтләр ике яклы булсын.

 


Фикер өстәү