1 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Суд приставы көне

Суд приставы көне 2009 елда РФ Президентының «Суд приставы көнен билгеләү турында»гы Указы нигезендә билгеләнә.

Суд приставлары турындагы беренче искәртүләр безнең илдә Русьның феодаль таркалышы чорында документаль актларда очрый. VI-VII гасырларда Россиядә норматив-хокукый документларны глобаль системалаштыру белән бердәм суд системасы формалашкан. Нәкъ менә шушы чорда суд приставларының хокукый статусы тәгаенләнгән, ә аларның функцияләре закон тарафыннан ныгытылган. Бүген Суд приставлары федераль хезмәте – суд эшчәнлекләренең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча функцияләрне башкаручы башкарма хакимият федераль органы.

Бөтендөнья балет көне

Итальян теленнән балет сүзе «биим» дигәнне аңлата. Аның тарихы XV гасырга барып тоташа. 1581 елның 15 октябрендә Франциядә «Комедийный балет королевы» (яки «Цирцея») дип аталган беренче балет куела.

Россия балеты бөтен дөньяда дан тота, милләтебез вәкилләренең дә өлеше зур. Дөньякүләм киң танылган «Шүрәле» балеты – сәхнә тарихына кереп калган беренче татар балеты. Балет остасы Рудольф Нуриев та татар дөньясында гына түгел, бөтендөнья сәнгатендә дә танылып, зур дәрәҗәләргә иреште. Ел саен Казанда үткәрелүче Халыкара классик балет фестивале дә бүгенге көндә аның исемен йөртә.

Беренче никахлашу сарае

Советлар Союзында беренче никахлашу сарае Ленинградта 1959 елда ачыла. Бу карарны шәһәр советы башкарма комитеты никахлашуга тантана һәм бәйрәм атмосферасы бирү өчен кабул итә. Беренче никахлашкан пар завод инженеры Михаил Назаров һәм фрезерлаучы Любовь Федорова була.

Евросоюз

1993 елда Европа берлегенә нигез салган Маастрихт килешүе үз көченә керә. Башта ул 12 дәүләтне берләштерә: Бельгия, Бөекбритания, Греция, Дания, Ирландия, Испания, Италия, Люксембург, Нидерланд, Португалия, Франция һәм ФРГ, ә 1995 ел башында Европа берлегенә Австрия, Швеция һәм Финляндия керә. Маастрихт килешүе 1992 елның 7 февралендә имзалана. Бүгенге көндә ЕС — 27 дәүләтнең эре сәяси һәм икътисади берлеге.

Креатив Казан

2019 елның 1 ноябрендә Казан «Музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керә. Татарстан башкаласында халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы музыкаль чаралар үткәрелә. Алар арасында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа-Азия» заманча музыка фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» заманча музыка фестивале һәм башкалар бар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү