Бүген – 1 ноябрьдә Татарстанда көзгә хас булмаганча җылы һәм коры һава. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, болытлы һава, явым-төшем ихтималы юк диярлек.
Томан. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә (әмма Татарстан башкаласында түгел) җил.
Көндез һава температурасы +5…+10 градус чикләрендә тирбәләчәк, көньяк районнарда +13 градуска җитәчәк(Казанда +8…+10).
Сүз уңаеннан, Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак.