Янгын ялгышларны кичерми: аларның саны көннән-көн артуның сәбәбе нидә?

Янгын сүндерүчеләр ягу сезонында янгыннар саны артуын әйтә. Ел башыннан илдә бары тик мич җылыту аркасында гына да 16 мең янгын чыккан. Мондый фаҗигаләрдән ничек сакланырга? Нәрсәгә игътибарлы булырга? Без шул турыда белештек.    

Торак йортларда янгыннарны кисәтү максатыннан Татарстанда 984 профилактика төркеме оештырылган. Полиция, җирле үзидарә вәкилләре, инструкторлардан торган төркем шәхси һәм күпкатлы йортларга кереп, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактика чараларын искә төшерә. Шулар белән беррәттән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре автоном янгын турында хәбәр итү җайланмаларын да урнаштыра.

– Без балалар белән бергә яшибез. Улым белән киленебезнең дүрт баласы бар, әле тагын киленнең энесен дә опекунлыкка алдылар. Шуңа күрә өч ел элек үк районнан килеп, янгын чыгуны хәбәр итә торган махсус җайланма урнаштырып киткәннәр иде. Файдаланырга туры килмәсен, әлбәттә, тик аның булып торуы да начар түгел, – диде Азнакай районында яшәүче газета укучыбыз Зәлия Мостафина.

Белгечләр әлеге җиһазларның аз гына төтен исе турында да кисәтергә сәләтле булуын әйтә. Бәла-каза ишек какканда, хәвеф сигналы кабына. Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһаз электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аның көче бер елга кадәр җитә.

Бәхеткә, алар нәтиҗә дә күрсәтә. Вакытында көчле тавышны ишетеп, үз-үзләрен саклап калган кешеләр турында әледән-әле язып торабыз бит. Әйтик, сентябрьдә генә Арча районының Кызыл Яр авылында яшәүче 76 яшьлек хатын-кыз, нәкъ менә әлеге җайланманың тавышын ишетеп, йокыдан уяна һәм өйдән чыгарга өлгерә. Гомумән алганда, 2016–2023 елларда килеп чыккан янгыннарның 108 очрагында өй хуҗаларын шул җайланмаларның көчле тавышы коткарып калган. Бу 270 кешенең, шул исәптән 85 баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткән. Быел гына да шундый җиде очрак теркәлгән, сигез кешенең гомере саклап калынган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белгечләре аңлатуларынча, әлеге автоном җайланмалар күпбалалы гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәгән, балигъ булмаган балалар үстерүче имин булмаган һәм социаль куркыныч гаиләләргә урнаштырыла. Шулай итеп, 2016–2022 елларда Татарстанда 131969 йортка 397024 автоном җайланма куйганнар.

– Бу эшләр быел да тукталып тормады. Ел башыннан республикада 8 меңгә якын йортта 19212 җайланма урнаштырылды. Аларның 7 меңнән артыгы бюджет акчасына куелды. Мондый җиһазлар һәр йортта һәм фатирда урнаштырылса яхшы. Ташламалы категорияләргә бушлай куела, шулай ук кешеләр аларны үзләре дә алып урнаштыра ала. Аны теләсә кайсы кибеттән сатып алырга һәм урнаштырырга мөмкин. Бәяләре 300–400 сум. Саклап калынган гомерләр турында уйласак, бу бик аз, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе Александр Родыгин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәтенең бүлек инженеры Зөлфәт Шәймуллин сүзләренчә, мондый җайланмалар һәр янгын сүндерү бүлекчәсенә берничә данә бирелә. Махсус билгеләнгән кешеләр аларны беренче чиратта күпбалалы, имин булмаган, өлкәннәр һәм авырулар яшәгән гаиләләргә тарата. Әгәр инде ул моңа кадәр урнаштырылган булса, батареясен алыштыралар.

– Мин озак еллар янгын сүндерүче булып эшләдем. Кызганыч, эш барышында төрле очракларны күрергә туры килде. Шуңа бәйле бер хәл дә исемдә калган иде. Өлкән яшьтәге әби белән бабайның йортында янгын чыккан. Бу турыда кисәтә торган җайланма куелган булса да, ремонт вакытында аны алып торган булганнар икән. Нәтиҗәдә, әлеге пар, без килеп җиткәнче, төтенгә тончыгып һәлак булган иде. Югыйсә янгын кухняда чыккан, әлеге җайланма да иң элек шунда торган. Әгәр ул булса, өлкәннәр исән дә калган булыр иде. Шуңа күрә мондый җайланманың чыннан да кирәклегенә шигем юк. Мин аларны үз йортыма да урнаштырдым. Балалар югалып калмасын өчен, барыбыз да өйдә вакытта җайланмаларны төрле бүлмәләргә куеп, кабызып, күнекмәләр ясатам. Башта барысын да яхшылап аңлатам, шуннан соң «имтихан» алам. Башка әти-әниләргә дә мондый дәресләр үткәрергә киңәш итәм,  – диде Зөлфәт Шәймуллин.

Тик күпчелегебез куркынычсызлык турында уйлап бетерми, салкын карый. Кемдер, минем белән мондый хәл килеп чыкмас, дип уйлап ялгыша. Хәтта яңа фатирларга урнаштырылган хәбәр итү җайланмаларын сүтеп алып куючылар да бар. Югыйсә бу беренче чиратта үзең һәм якыннарың өчен кирәк. Кызганыч, аяныч хәлләр еш очрый, ә ялкын телләре ялгышуны кичерми.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү