Урамны җылытабыз. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне алга таба ни көтә?

Бу атна азагында синоптиклар кабат 20 градуска кадәр җылы вәгъдә итә. Урамда рәхәт булса да, өйдәге эсселек хәлне ала. Торбаны кысып кую мөмкинлеге булмаганнар бу арада тәрәзә ачып, урамны җылытырга мәҗбүр. Анысы да монысы, акчасын барыбер түлисе. Торбалар кайчан суыныр? Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне алга таба ни көтә? Әлеге сорауларга ачыклык керттек.

Редакциягә Казанның Әмирхан урамында яшәүче Флера Хәйруллина шалтыратты. «Апрель өчен счет-фактура кәгазен алгач, аптырап киттем. Бәясе кыш айларыннан бер дә ким түгел. Җылылык өчен генә дә 4 мең сумнан артык акча түлисе. Яз җитте бит инде. Әллә ялгыш исәпләделәрме икән?» – ди ул. Язга чыккач, болай фикер йөртүчеләр шактый. Өйдә ишек-тәрәзә ачык торганда, җылылык өчен өстәп түлисе килми, әлбәттә. Тик ягу сезоны бетмәде әле.

Гомуми кагыйдәләр нигезендә, ягу сезоны ел фасылы түгел, ә урамдагы һава торышына карап туктатыла. «Уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус тәшкил итәргә тиеш», – дип ачыклык кертте Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов. Былтыр, мәсәлән, Чаллыда ягу сезоны – 22 апрельдә, Казанда 24 апрельдә беткән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев автокалада ягу сезоны кайчан бетәчәген атна башында ук хәбәр итте. «Гидрометүзәк фаразына караганда, атна азагына җылытачак. Шуңа күрә ягу сезонын 22 апрельдә төгәлләргә ниятлибез», – диде ул.

Ә менә Казан халкына ашыкмаска киңәш итәләр.

– Алдагы көннәрдә яңгырлар фаразлана. Шуңа күрә хәзер җылы бирүне туктатсаң, өйләрдә салкын булачак. Моннан тыш, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханә биналарына да кояш җылытсын өчен бераз вакыт бирергә кирәк, – диелә шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты биргән аңлатмада.

Әйтүләренә караганда, Казанда ягу сезоны тиздән тәмамланачак. «Төгәл даталарны якын көннәрдә хәбәр итәчәкбез», – ди коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр.

Ут, су өчен түләү гаилә бюджетының шактый өлешен алып тора, әлбәттә. Мәсәлән, быелгы кышта «ВТ» хәбәрчесенә 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир өчен иң зур айлык түләү 12 мең сум чамасы тәшкил итте. Бер яшәү минимумы кадәр акча дигән сүз бу! Тик борыныгызны төшермәгез: быелгы ягу сезонында без иске тарифлар буенча түләдек. Билгеле булганча, соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр ил күләмендә 2022 елның 1 декабрендә артты. Россия Хөкүмәте карары нигезендә тарифлар бер ел эчендә ике тапкыр (ә ут-су, җылылык өчен бәяләр гадәттә елга бер тапкыр җәй көне арта. – Ред.) күтәрелде һәм тарифлар өлкәсендә ел ярымлык тынлык урнашты. Алга таба коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр бу елның җәендә артачак.

Яңа бәяләргә аерым тукталыйк. Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, бу елның 1 июленнән республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе, 41 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 5 сум 9 тиен тәшкил итәчәк. Электр плитәләре яки электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен ул 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате – 4 сум 10 тиен, ә авылда яшәүчеләр өчен 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате  3 сум 57 тиен булачак. Газның бер куб. метры 69 тиенгә кыйммәтләнеп, 7 сум 47 тиен тәшкил итәчәк. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аена бер кеше өчен – 108 сум 8 тиен, шәхси торак йортларда яшәүчеләр исә 117 сум 24 тиен түләячәк.

«Яңа бәяле исәп-хисап счетлары августта гына киләчәк», – дип тә тынычландырганнар дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә. 1 июльдән Татарстанның күпчелек районнарында коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр күп дигәндә – 10,8, ә республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә 15,7 процентка кадәр артачак дип фаразлана.

 

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама-субсидияләр каралган. Мондый ярдәмгә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Шуны истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

 

Сораштыру

Счет-фактура кәгазендәге исәп-хисапны аңлыйсызмы?

Әйе                                                                                         33%

Кызыксынмыйм да, минем «автотүләү» тора                    27%

Юк, ул суммаларны кайдан алалардыр                              16%

Өлешчә генә чамалыйм                                                        11%

(Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләре)


Фикер өстәү