Ммм… каен суы. Халыкта аны җыю культурасы бармы?

Телдә – каен суы. Хәзерге вакытта авылда гына түгел, шәһәрдә дә шул хакта сөйләшә халык. «Йөриләр инде шунда агач корытып, күз яшен түктереп», –дип, аларны сүгүчеләр дә юк түгел. Андыйларның үз җавабы: «Без зыян китермичә, җайлап кына җыябыз». Интернетта 1 литр каен суын 100 сумга саталар. Агачка кагылганчы, нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?

Сабада яшәүче Ләйсән Гасыймова ел саен каен суын 100 шешәдән артык әзерләп куя икән. Катыргычта сакланса да, тәмен югалтмый. Мунча чыккан саен авыз итәләр. Бер тәмен белгәч, әлеге сезонны бушка үткәрәсе килми аның. Табигатьнең төрле чагы була. Әйтик, 2022 елда 17 апрельдә каен суы җыярга шешә куеп кайткач, төн буе кар яуган.

– Якында гына каенлык бар, шунда барабыз. Карт агачлардан җыябыз, яшьләренә кагылмыйбыз. Шөреп боргыч белән кечкенә генә тишек ясыйбыз. Шуңа юка шланг куеп, 5 литрлы савытлар куябыз. Иртән куйсак, кичкә шешәләр тула. Тишегенә бакча сумаласы сылыйбыз. Вакыт үткәч, җөй ябыла, – ди Ләйсән.

Казанда яшәүче Дамир Сафиуллин да башкалардан калышмый. Дачалары каенлыкта урнашкан, ерак барасы юк.

– Тәмле бит ул! Әчесә дә, әрәм булмый. Әни аның белән чәчен юа. 70 яшьтә булса да, чәчләре калын, бик матур, – ди Дамир. – Бер тәүлек эчендә 3 литрлы шешә тула. Эчеп бетергәч, тагын барабыз. Туганнарга күчтәнәч итеп өләшәбез. Үзе бер витамин.

Балык Бистәсе районында яшәүче Рамилә Гайнуллина да каен суыннан куасын да, компотын да әзерли.

– Интернет каен суы фотолары белән тулганда, ничек түзеп торасың? Безнең дә калышасы килми. Улым каен суын бакча башындагы каеннардан җыеп алып төшкән иде. Шуннан төрле компотлар яптым. Кайбер банкага – әфлисун, лимон, кайберләренә мәтрүшкә, бөтнек салдым. Ун банка булды, шөкер. Файдасы турында әйтә алмыйм. Тәмле булгач, эчәбез, – ди ул.

Алексеевск районындагы Биләр урманчылыгы башлыгы Рамил Нуруллин да  каен суына битараф түгел. Агачка зыян китермичә генә җыярга ярый дигән фикердә ул. Үзенең дә болай эшләп караганы бар. Элек заводка 50шәр тонна каен суы әзерләп тапшырганнар икән. Хәзер инде ихтыяҗ юк. Кирәк кеше үзе җыя, ди.

– Тәртибен белгәндә, агачка зыян килми. Бу фәнни яктан да расланган. Элеккеге кебек каенны балта белән чабып җыючылар юк хәзер. Кешедә культура бар. Тик кайберәүләр, суын алгач, ярыгына агач кисәге тыгып куя. Алай эшләмәгез. Киресенчә, инфекция керүе бар. Агачның ярасы үзеннән-үзе төзәлә, – ди урманда 40 ел эшләүче Рамил Нуруллин.

Каен суын кайчанга кадәр җыярга ярый? Белгеч әйтүенчә, табигать аның вакытын бездән сорап тормый. Ул үзеннән-үзе туктый. Гадәттә, май башына кадәр ага.

Татарстан урман хуҗалыгының матбугат үзәге белдергәнчә, каен суын киселәсе урманда биш елдан да яшьрәк булмаган кишәрлекләрдән җыярга ярый. Киселәсе каеннардан гына алырга рөхсәт ителә. Тик үзагачка зыян килмәскә тиеш. Башка очракларда, агачны тишеп, суын алган өчен штраф каралган. Аның күләме физик затларга – 3–4 мең, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга – 200–300 мең сумга кадәр.

Рамилә Гайнуллинадан рецептлар

 Каен суыннан куас

– 3 кило арпаны юып, табада кыздырабыз. Шуны 20 литр каен суына салабыз. 10 кашыктан артыграк шикәр комы өстибез. Куасны салкын урында тотарга кирәк. Кемдер кар базына төшереп куя. Печән өсте вакытында рәхәтләнеп эчәргә була.

Мәтрүшкә, кара җимештән компот

– Өч литрлы банкаларны парда тотып алам. Каен суын кайнатып чыгарам, күбеген җыям. Чамалап зәңгәр мәтрүшкә, ярты стакан шикәр комы, 3–4 кара җимеш салам. Чәй калагы белән лимон кислотасы өстәп, тимер капкач белән ябып куям.

Табиб фикере

Суфия Шәрәфиева, Казандагы 20 нче поликлиника терапевты:

– Каенда җир энергиясе күп. Халык аның яфрагын, кайрысын, гөмбәсен, бөресен куллана. Каенның суы витаминнарга бай. Иммунитетны ныгыта. Ашказаны эшчәнлеген көйли, ашказаны асты бизенә файдалы. Халыкта каен суы арыганлыкны киметә, йокыны, йөрәк эшчәнлеген яхшырта дигән ышану яши. Аны көненә ярты яки бер стакан эчеп куйсаң да җитә.

 


Фикер өстәү