Татарстанда 20 градуска кадәр җылыта һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә

Бүген көндез Татарстанда һава +20 градуска кадәр җылыначак. Республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Гомумән алганда, аязучан болытлы һава көтелә. Иртән аерым районнарда төнлә төшкән томан саклана.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исәчәк, аның тизлеге секундына 10 метрга, көндез урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк

 


Фикер өстәү