10 ноябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ менә шул чакта Россиядә ПетрI полиция хезмәтен булдыра. Аларның максаты җәмәгать тәртибен саклау була. 1917 елда революциядән соң 10 ноябрьдә милиция төзелә, аның функциясе шул ук кала. 1962 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 10 ноябрь милиция көне буларак билгеләнә. 2011 елда бәйрәмгә заманча исем бирелә.

Бүгенге көндә Россия полициясе – дөньяда иң зурларыннан берсе. Эчке эшләр органнары сафларында 900 меңгә якын кеше хезмәт итә.

 

Бөтендөнья фән көне

Бу көн бөтен дөньяда фәннең файдасын арттыру максатында билгеләп үтелә. Беренче тапкыр мондый тәкъдим белән 1999 елда Будапештта узган Бөтендөнья фәнни конференциясендә чыгалар. Анда фән белән җәмгыять арасында тыгызрак элемтә булдыру кирәклеге әйтелә. Шулай итеп 2001 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья фән көнен рәсми рәвештә гамәлгә куя. Бу көн глобаль күләмдә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләп үтелә. ЮНЕСКО ел саен Бөтендөнья фән көненең әһәмияте турындагы белемнәрне тарату буенча хөкүмәт оешмалары, фәнни һәм белем бирү коллективлары белән зур эшләр башкара.

Россиядә үзенең фән көне бар. Ул ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне ПетрI Россия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы указны имзалый.

 

Бөтендөнья яшьләр көне

10 ноябрьдә Бөтендөнья яшьләр көне (World Youth Day) билгеләп үтелә, ул Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясенә нигез салу хөрмәтенә билгеләнгән. Бу вакыйга 1945 елның 29 октябреннән 10 ноябренә кадәр Лондонда узган Бөтендөнья яшьләр конференциясендә була.

Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе үткәргән иң танылган чара – яшьләр һәм студентлар фестивале. Беренче фестиваль 1947 елда Прагада уздырыла, анда 17 мең кеше катнаша.

Россиядә фестиваль өч тапкыр үткәрелә: 1957, 1985, 2017 елларда.

 

Халыкара бухгалтерлар көне

Ел саен 10 ноябрьдә төгәл һөнәрләрнең берсе – бухгалтерия  белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Халыкара бухгалтерлар көнен билгеләп үтәләр.

Бәйрәмнең датасын сайлауга XV гасыр ахырында булган вакыйга хезмәт итә: 1494 елның 10 ноябрендә Венециядә Лука Пачиолиның «Арифметика, геометрия һәм пропорцияләр турында» китабы басылып чыга, анда автор ул вакыттагы математика турында белемнәрне җыя.

 

Зур күчеш

1941 елның 10 ноябрендә Чистайга Мәскәүдән эвакуацияләнгән икенче сәгать заводы җиһазларының беренче партиясе килә. Станокларны 1942 елның февраленә кадәр Камадан боз юлы буенча атларда алып киләләр. Шулай ук шәһәргә 488 белгеч килә, шулай ук заводка хәтта яшүсмерләрне дә эшкә алалар. Бу чорда монда сугыш өчен төрле приборлар ясаганнар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү