Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре югары дәрәҗәдә профессиональлеге, фидакарьлеге һәм үз эшенә тугрылыклы булуы белән аерылып тора”

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре югары дәрәҗәдә профессиональлеге, фидакарьлеге һәм үз эшенә тугрылыклы булуы белән аерылып тора. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Тантанада Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, полиция хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту, җинаятьчелеккә һәм коррупциягә, террорчылык һәм экстремистлык куркынычларына каршы көрәшү буенча дәүлә бурычларын уңышлы үтәүгә нигез булып тора.

“Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән эчкерсез котлыйм! Сез үз язмышыгызны авыр, каһарманнарча һөнәр белән бәйләгәнсез. Гомерегезне куркыныч астына куеп, җинаятьчеләргә каршы көрәшәсез, кешеләрне җинаятьчел гамәлләрдән саклыйсыз, закон сагында торасыз”, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов хокук тәртибен саклау эшенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ведомство ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Бүген махсус хәрби операция үткәрү, тышкы сәяси вазгыятьнең киеренке булуы шартларында көндәлек тормышыбызны тотрыклы итү чиктән тыш мөһим. Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше, халыкның дәүләткә карата ышанычы, кешеләрнең иртәгесе көнгә ышанычы башлыча шуңа бәйле”, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең барлык кыенлыкларны лаеклы төстә җиңүенә игътибарын юнәтте. “Сез, дистәләрчә еллар дәвамында булдырылган традицияләрне саклап, вакыт белән бергә атлыйсыз, камилләшәсез, яңа технологияләрне актив төстә үзләштерәсез. Тирән белемнәрегезгә һәм тәҗрибәгезгә таянып, алга таба да республика файдасына нәтиҗәле эшләячәгегезгә, югары күрсәткечләргә ирешәчәгегезгә ышанам. Шуны басым ясап әйтәсем килә: без сезнең хезмәтне бик нык хөрмәтлибез, батырлыкларыгыз алдында баш иябез.”

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелегенең алга таба да эчке эшләр органнарының матди ягын кайгыртачагын, хезмәткәрләрнең эш һәм тормыш шартларына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәчәген билгеләп үтте.

Артем Хохорин искәртеп үткәнчә, быел министрлык хезмәткәрләре барлык бурычларны уңышлы үтәгән. “Кыенлыкларга карамастан, горурланырлык нәтиҗәләргә ирештек. Республикада тынычлык хөкем сөрә, шау-шулы җинаять очракларының барысы да ачылды. Алга таба да куелган бурычларны тиешенчә үтәүгә бөтен көчне куячакбыз”, – диде министр.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Хохорин “иң-иң”нәргә Россия, Татарстанның дәүләт бүләкләрен, ведомство бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү