Бәйрәмгә бүләк – яңа машина

Татарстан Президенты Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан котлап, машина ачкычларын тапшырды. Пост патруле хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары хәзер яңа «УАЗ», «Шкода», «Нива»да җилдерәчәк.

Полиция хезмәткәрләренә барлыгы 88 яңа автомобиль тапшырдылар. Котлау сүзләре белән Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.

Татарстандагы тотрыклылык аларга бәйле. Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Коронавируслы вазгыятьтә аларның да эш күләме артты. Шуңа да Президент хокук сакчыларына сәламәтлек теләде.

– Бүген Татарстан безнең илдә лидерларның берсе һәм күп күрсәткечләр буенча үрнәк санала. Республикабыз хокук саклау органнарының системалы эше ярдәмендә без тотрыклылыкны саклап калуны дәвам итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эчке эшләр органнарының эше республикадагы шартларга да бәйле. Артем Хохорин әйтүенчә, полиция хезмәткәрләренә Татарстан һәм ил җитәкчелегенең дә ярдәме зур.

– Безнең эштә матди-техник җиһазлар белән тәэмин ителүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлар, бу бик яхшы. Мондый ярдәм нәтиҗәсендә безнең министрлык, полиция ил буйлап чагыштырганда да иң яхшы шартларда эшли, – диде ул.

Авыр ел булуга карамастан, полиция хезмәте куелган бурычларны тиешенчә үти. Артем Хохорин сүзләренчә, җинаятьчелек артуга юл куймаганнар. Фатир басу, урлашу, урам җинаятьчелеге очраклары кими баруын белдерде ул.


Фикер өстәү