Рөстәм Миңнеханов участковыйларга яңа машина ачкычлары тапшырды

Бүген Казанда Татарстанның участок полиция хезмәткәрләренә эштә файдалану өчен яңа машиналар тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен һөнәр бәйрәмнәре белән котлады. Ул, участок полиция хезмәткәрләре эчке эшләр органнары системасында мөһим буын булып тора һәм иҗтимагый иминлекне саклауда төп рольне уйный, дип басым ясап әйтте.

“Республика җитәкчелеге матди-техник базагызның һәм инфраструктурагызның заманча таләпләргә туры килүе өчен мөмкин булганның барын да эшли. Бүген сезгә тапшырган автомобильләрнең эш нәтиҗәсен арттыруга ярдәм итәсенә ышанам”, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Шулай итеп, участковыйларга барлыгы 29 “ВАЗ-21214 “Нива” машинасы ачкычлары тапшырылды. Артем Хохорин сүзләренә караганда, бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк. 2024 елда Татарстан участковыйларына тагын 28 машина тапшыру күздә тотыла.


Фикер өстәү