Татарстан Президенты полиция хезмәткәрләренә 63 машина ачкычын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә 63 яңа машина ачкычын тапшырды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана бүген республиканың ЮХИДИ төп бинасы янында узды.

Шулай итеп, 15 “Лада Веста” ЮХИДИ инспекторларына, 41 “Нива” – участок полиция хезмәткәрләренә, 7 “УАЗ Патриот” – патруль-пост хезмәткәрләренә тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Республика территориясендә иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүегез өчен зур рәхмәт. Коронавируска каршы көрәштә алгы сафларда баручы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Яңа автомобильләр сезнең әзерлекне, оперативлыкны арттырырга, хезмәтегезне җиңеләйтергә тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, хәзер полиция хезмәткәрләренең өр-яңа технологияләрдән файдалана алуларын, технологияләрнең эшне җиңеләйтүен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә ярдәм итүен билгеләп үтте. Ул яңа автомобильләр өчен республика Президентына рәхмәт белдерде. “Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәткәрләребезгә машиналар тапшыру изге традициягә әйләнде. Безгә тәэминат мәсьәләсендә зарланып утыру гөнаһ булыр. Туксанынчы елларда хәтта кәгазь дә җитмәсә, хәзер Татарстан эчке эшләр органнары иң югары дәрәҗәдә тәэмин ителә”, – дип билгеләп үтте министр.


Фикер өстәү