Бер ир авылдашының колагын тешләгән өчен 223 мең сум түләргә мәҗбүр булган

Башкортстанның Раевка авылында ике ир-ат арасындагы низаг бик күңелсез тәмамланган.

Mash Batash порталы хәбәр итүенчә, Башкортстанда ике дус күңелле генә мәҗлестән кайтып килгәндә араларында низаг чыккан. Ачулы ирнең берсе икенчесенең колагын тешләп алган. Зыян күрүче җинаятьне яшермәгән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, һөҗүм итүче иргә 40 мең сум күләмендә штраф түләргә дигән карар чыгарылган. Ирләр уртак бер фикергә киләләр һәм зыян салучы дустының колагын дәвалаган өчен чыгымнарны үз өстенә алырга вәгъдә бирә.

Әмма вакыт узган, гаепләнүче түләргә ашыкмаган. Шунлыктан зыян күрүче янә судка мөрәҗәгать иткән һәм ваемсыз дустыннан дәвалаган, эшкә яраклылыгын югалткан һәм мораль зыян өчен 313 мең сум түләтүне сораган. Эшне яңадан караганнан соң, югары суд 223 сум түләргә дигән карар чыгарган.


Фикер өстәү