Татьяна Голикова мәҗбүри вакцинация кертүгә ишарәләгән

Вице-премьер әйтүенчә, Татарстанда күмәк иммунитет дәрәҗәсе асылда үзгәрми.

Күмәк иммунитетны 80 процентка җиткерү өчен хәзер безгә 22 миллион кешене вакцинацияләргә, тагын 9 миллион кешегә кабат прививка ясатырга кирәк. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, мондый күрсәткечкә ирешү өчен Россиядә “медотвод”ка ия булмаган барча кеше вакцинация узарга тиеш.

Үлем-китем күрсәткеченең һаман үсеп торуы бездә гаять зур борчу тудыра. Кызганычка, һәр көн саен меңнән артыграк кешенең арабыздан мәңгегә китеп баруын күреп торабыз. Анализ шуны күрсәтә: асылда хроник чирләрдән интегүче, прививка ясатмаучы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үлә”, – дигән Голикова. Шул ук вакытта ул өлкән яшьтәгеләр арасында прививка ясатучыларның 44,7 процент кына тәшкил итүен искәрткән. Бу җәһәттән иң әйбәт күрсәткечләр – Чечняда, Тыва, Мордовия, Төмән һәм Белгород өлкәләрендә. Шул ук вакытта, Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, Дагыстанда, Кабарты-Балкар, Камчатка, Томск өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда күмәк иммунитет дәрәҗәсе асылда үзгәрми диярлек. “Иң зур күрсәткеч – Тыва Республикасында, Мәскәү өлкәсе, Карелия, Мәскәү, Севастополь һәм Санкт-Петербургта”, – дигән Голикова.


Фикер өстәү