Татарстанлылар җәмәгать транспортыннан QR-код булган очракта гына файдалана алачак

Татарстанда коронавирус буенча вәзгыять яңа чикләүләр чаралары кертергә мәҗбүр итә. Республикада элек кертелгән эш көне булмаган режим 7 ноябрьдән соң озайтылмаячак, әмма катгый чикләүләр санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республикада антикоронавирус чаралары кырысланачак. Ике атнадан соң QR-коды яки медотвод турында белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен транспорт карталарын туктатып тору планлаштырыла.

«Минем адреска җәмәгать транспортында битлек режимын бозу турындагы шикаятьләр белән бик күп кешеләр мөрәҗәгать итә. Алар башка кеше өчен куркыныч тудыра», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Моңа бәйле рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк затлар җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки медотвод турында белешмә булганда гына файдалана алачак. Контрольне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты медотвод турында белешмәнең электрон варианты формасын эшләүне йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларына студентларны QR-кодлары яки медотвод турында белешмәләре булган очракта гына кертергә киңәш итте. Ул шулай ук профессор-укытучылар составының һәм уку йортларының барлык хезмәткәрләренең мәҗбүри вакцинациясе турында хәбәр итте.

ТР Президенты искәрткәнчә, республиканың Баш дәүләт санитария табибы карары белән 9 нчы ноябрьдән беренче прививка алмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерү каралган.

Рөстәм Миңнеханов 60 яшьтән өлкәнрәк затлар арасында вакцинация темплары түбән булуын билгеләп үтте: «Коронавирустан үлүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләр өлеше 85%ка җитә. Бу бик зур сан. Аларга әле яшәргә һәм яшәргә. Бу статистика. Мине тәнкыйтьли алалар, ләкин без чаралар күрәчәкбез. Башка юл юк».

 

 

 


Фикер өстәү