Татарстанда эшмәкәрләрнең грант ярдәме алу мөмкинлеге бар

Татарстанда Россиядә эшләми торган көннәр кертелүгә бәйле рәвештә бизнеска ярдәм күрсәтү өчен грант алуга исәп тоткан 25,4 мең эшмәкәр бар. ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шимбә көнне узган республика Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде.

Грант — бер хезмәткәргә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (12 792 сум) чыгып бер тапкыр бирелә торган акча ул.

Федераль салым хезмәтенең 3 ноябрьгә булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлегә ярдәмгә исәп тотучыларның 11 проценты гына (2,9 мең эшкуар) грант алырга теләк белдергән.

«Безгә җәмәгать туклануы; кунакханәләр; фитнес-үзәкләр; транспорт оешмалары өлкәсендә җирле үзидарәдән бик күп мөрәҗәгать килә. Әлеге икътисади эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторлары югарыда күрсәтелгән грантларга дәгъва кылучы тармаклар исемлегенә керә», — дип белдерде Шаһиәхмәтов.

Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган 1 мең оешма да шундый ук грант ярдәменә өметләнә ала.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, барлык муниципалитетлар да ярдәм чараларында катнашу буенча предприятиеләр белән тиешле элемтәне җайга салмаган әле. 19 районда эшкуарлардлан грантка бер гариза да килмәгән.


Фикер өстәү