Эшмәкәрләр яңача салым түли башлаячак

Бу атнада Дәүләт Советы патент салымы (ПСН – аның буенча эшләгәндә, патент алганда ук салым түләнелә һәм шуннан соң салым декларациясе тапшырылмый) турында законга төзәтмәләр кабул итте. Алар республика законын моннан бер ай элег­рәк имзаланган федераль законга тәңгәлләштерә.

Бу төзәтмәләр хосусый эшмәкәрләргә патент алу мөмкинлеге биргән эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтә.
– Иң мөһиме – хәзер хосусый эшмәкәрләргә мәҗбүри социаль иминиятләштерүенә һәм вакытлыча эшкә яраксызлыкка пособиеләр буенча взносларга салымны киметү хокукы бирелә, – дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмәсендә Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев.
Республикада нәкъ менә аның җитәкчелегендәге командага, ике ут арасында калып, патент салымының төбәк кагыйдәләрен эшләргә туры килгән. Бер яктан, күздә тотылган керемгә бердәм салым (ЕНВД – салым алынган табышка түгел, ә күздә тотылган керемгә салына) юкка чыгарылганнан соң салым күләме берничә тапкыр арткан эшмәкәрләр хәлен җи­ңе­ләйтергә кирәк булган. Икенче яктан – төшеп калучы салымнар һәм җыемнарны тулыландыру бурычын хәл итәргә тиеш­ле салым органнарына ничек тә эшләү өчен шартлар тудырырга туры килгән.
Фәрит Габделганиев әйтүенчә, 1998 елда гамәлгә кертелгән ЕНВД үз чоры өчен әйбәт, уңайлы яңалык булган. Әмма бүгенге шартларда аның кимчелекләре күп – аерым алганда, салым түләүдән качучылар әлеге йомшартылган махсус режимнан нык файдаланган. Аны юкка чыгару берничә тапкыр кичектерелгән, соңгы кичектерү пандемиягә туры килгән. Шуңа күрә Татарстан махсус режимны тагын берникадәр вакытка озайту турында федераль хөкүмәткә үтенеч юллаган, әмма ул канәгатьләндерелмәгән.
Менә хәзер, Фәрит Габделганиев аңлатып үткәнчә, хосусый эшмәкәрләргә ЕНВД урынына башкасы – федераль законга туры килердәй система эшләнгән.
Инде 12 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты салым салуның яңа сис­темасына күчү турында гариза язып тапшырган. 17 мең чамасы әле күчү-күчмәү мәсьәләсен хәл итмәгән. Бизнес-омбуд­смен аларны ашыгырга чакырды. Юкса инде берничә көннән үк әлеге эшмәкәрләргә катлаулы – гомуми система буенча салым түләргә туры киләчәк.
Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, ЕНВД системасыннан файдаланучы хосусый эшмәкәрләрнең 35 меңе чамасы ПСН өчен билгеләнгән таләпләргә туры килә. Асылда болар – ваклап сату өлкәсе, транспорт, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр. Шул ук вакытта моңарчы ЕНВД кулланган эшмәкәрләрнең 90 проценты чамасы өчен салым күләме үзгәрми, дип белдерде финанс министры.
«ВТ» хәбәрчесе аннан 2021 елга бюджетны планлаштырганда йөкләтелгән керемгә салымны гамәлдән чыгару исәпкә алыну-алынмау турында сорады.
– Бюджет каралганда, бу мәсьәлә тикшерелде. Без республикада муниципалитетлар белән бергә 957 бюджет формалаштырабыз. Республика бюджеты 27 ноябрьдә кабул ителеп, Президент имзасы белән законга керде. Анда барлык керем, салымнар да исәпкә алынды. Җирле бюджетлардан дүртенче кварталга керә торган сумманың күләме – 400 млн. Алар бу салымнарын киләсе ел башында түләячәкләр, шуңа күрә җирле бюджетларда каралды, – диде Радик Гайзатуллин.


Фикер өстәү