Депутатлар социаль челтәрләргә чыга

Татарстан депутатлары халык белән тагын да якынрак булырга ниятли. Киләсе елдан аларның һәрберсе социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен ачарга тиеш. Бу хакта журналистларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламенттагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов сөйләде. Аңлашылганча, замана шартлары әнә шундый адымга барырга этәрә.

Коронавирус белән бәйле хәлләр «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлегенә дә йогынты ясаган. Дөрес, Юрий Камалтынов әйтүенчә, кайберләрен үзгәртергә, күчерергә туры килсә дә, 2020 елга ниятләнгән төп эшләрне башкарып чыга алганнар. Быел фракциянең – 8, фракция президиумының 5 утырышы узган. Аларда 34 мәсьәләне карап тикшергәннәр. Дәүләт Советына тәкъдим ителгән 112 закон проектының 67сен «Бердәм Россия» депутатлары тапшырган. Фракция вәкилләре ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда, сайлау кампаниясендә актив эшләгән.
Юрий Камалтынов әйтүенчә, депутатлар быелгы хәйрия чараларыннан да читтә калмаган. Шәхси акчаларына табиб­ларга, аз керемле гаиләләргә, оешмаларга ярдәм итәргә тырышканнар. Партиянең төбәк бүлегендә коронавируска каршы көрәш буенча эш төркеме дә оешты. Бердәмроссиялеләр волонтерлык эшеннән дә читтә калмаган.
Замана таләбе: быел хакимият партиясе вәкилләре дә элемтәләр өзелмәсен өчен сайлаучылар белән «кайнар линия», «туры элемтә» аша аралашты, «минем депутат» системасын еш кулландылар. Билгеле булганча, узган ел Дәүләт Советына сайлау чорында халыктан җыелган теләк, тәкъдим һәм гозерләрне үтәү өчен Татарстан Президенты кушуы буенча аерым юл картасы булдырылды. Быел башкарылырга тиешле эшнең 1 декабрьгә 80 проценты үтәлгән.
Партиянең рейтингы турында сорагач, Юрий Камалтынов Татарстанда аның иң катлаулы чорларда да 50 проценттан түбән төшмәгәнен әйтте. Халык белән тагын да ешрак аралашу һәм аңа якын булу өчен депутатлар киләсе елдан социаль челтәрләргә чыга. Һәрберсенең сәхифәсе булырга тиеш. «Бу эштә актив депутатларыбыз бар, аларның тәҗрибәсе дә кирәк булачак», – диде фракция башлыгы. Халык белән аралашу димәктән, «ВТ» хәбәрчесе Камалтыновтан депутатларның татар телен өйрәнү мәсьәләсенә мөнәсәбәтен дә сорады. Билгеле булганча, министрлар өчен махсус курслар ачылды. «Теләге булганнарга ярдәм итәчәкбез, – диде фракция җитәкчесе. – Үземә килгәндә, татарчаны начар беләм, әмма өйрәнәм».


Фикер өстәү