Сырлы балык ашы пешерү ысулы

Балыкны суга салып, 5–10 минут пешереп алабыз. Балыкны алып, шулпаны сөзәбез. Майда кыздырып, суган белән кишер, ул кайнап чыккач, шакмаклап туралган бәрәңге салабыз.

Бәрәңге пешеп җиткәч, тиз эри торган сыр һәм бераз сөт өсте яисә авыл каймагы кушабыз. Пешкән балыкны сөякләреннән аралап, эре булса, бераз ваклап, бәрәңге янына озатабыз. Тоз, борыч, лавр яфрагын салып, әкрен генә утта 5–10 минут кайнатабыз һәм уханы сүндереп куябыз. Тәлинкәләргә бүлгәнче бераз сабыр итсәк, уха тагын да тәмлерәк булыр.


Фикер өстәү