Паразитлардан ничек сакланырга һәм алардан котылып буламы?
Каян килә?
Паразитлар балаларны бик «ярата». Аларда бабасыр, лямблия, токсакор, аскаридалар еш очрый. Бу паразитлар төрле хайваннарны сыйпарга, үбәргә яратканлыктан, кечкенәләрдә теләсә нәрсәне кабып караудан һәм кул юу гадәте булмаудан килә. Өлкәннәрдә исә опистор, клонорх дип аталган төрләре дә очрый. Мондый паразитлар елга һәм диңгез балыкларын термик яктан тиешенчә эшкәртеп бетермичә кулланганда барлыкка килә. Үзенә уңайлы юл белән организмга эләккән паразитлар үрчи башлый. Алар бигрәк тә ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылганда, ашказаны согының ачылыгы түбән булганда, үт куыгы дөрес эшләмәгәндә ишәергә мөмкин.
Барлыгыңны белмәдем
Паразитлар булган кешеләрдә даими хәлсезлек күзәтелә, алар тиз арый, тәннәренә төрле тимгелләр чыгарга, ютәл, астма вакытындагы кебек аллергия билгеләре пәйда булырга, аппетит булмаска яки гел ашыйсы килеп торырга, күңел болганырга, косарга, эч авыртырга, катырга һәм китәргә мөмкин. Йокысызлык, бер сәбәпсез температура күтәрелү, лимфаларның зураюы яки ялкынсынуы, гәүдә сызлау, арт сан кычыту, йоклаганда гырлау, теш шыгырдату да шикләнергә сәбәп булып тора. Кайвакыт тизәктә вак суалчаннар да күренергә мөмкин.
Синдә дә, миндә дә бар
Паразитлар булмаган кеше юк, алар бары төрле кешедә үзләрен төрлечә тота. Дөрес тукланып, гел хәрәкәттә булып, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларда аның зыяны сизелми. Ә паразитлардан зыян күрүчеләрдә артык ярсу, кызып китү яки бөтен нәрсәгә битарафлык күзәтелә. Алар организмга кергән барлык туклыклы матдәләрне «ашап» барганлыктан төрле витаминнарга кытлык күзәтелергә мөмкин.
Иммунитет саклыймы?
Организм вирусларга каршы антитәнчекләр барлыкка китерсә дә, паразитларга каршы андый мөмкинлеге юк. Чөнки паразитлар организмдагы теләсә кайсы шартларга бик җиңел яраклаша. Шулай да ашкайнату системасы сау-сәламәт булганнарның иммунитеты нык булу күпмедер дәрәҗәдә паразитлардан саклый. Тик бүгенге замана «чире» булган аз хәрәкәтләнү паразитлар үрчүгә уңай җирлек тудыра.
Ничек котылырга?
Паразитлардан котылу өчен үлән төнәтмәләре, БАДлар һәм махсус дарулар кулланалар. Соңгылары тиз булыша. Әмма мондый даруларның тискәре йогынтысы куркынычы бар, шуңа күрә аны үз белдегең белән эчмәвең хәерле. Паразитларга каршы кулланыла торган махсус даруларны бик җитди очракларда куллану киңәш ителә. Төрле үлән төнәтмәләре, БАД кулланучылар бар, әмма бу ысулларны дөрес куллану һәм тиешле күләмдә су эчү бик мөһим.
Иттә дә, балыкта да җитәрлек
Суши, ролл әзерләгәндә кулланыла торган балык термик яктан тиешенчә эшкәртелмәсә дә, паразитлар өчен җирлек барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, аның описторх дигән төре елга балыгы яратучылар арасында күбрәк. Яхшылап пешмәгән ит, стейк ашарга яратучыларның да паразит эләктерү куркынычы бермә-бер арта.
Белеп тор!
– Кулларыгызны чиста итеп юып йөрегез һәм бу гадәтне балаларыгызга да сеңдерегез. Тырнаклар чисталыгы турында да онытмагыз.
– Азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимешне ашар алдыннан яхшылап юыгыз, яшел тәмләткечләрне содалы суга салып тотыгыз.
– Ит, балык ризыкларын яхшылап пешерегез. Елга балыгына аеруча игътибар итегез.
– Өч айга бер тапкыр йорт хайваннарын суалчаннарга каршы тикшертеп тору кирәк.
– Көндәлек туклануга ачы ризыклар да кертегез, чөнки паразитлар андый ризыкларны яратмый.
– Халык медицинасы ысуллары да ярдәмгә килә: сарымсаклы су эчү, канәфер чәйнәү дә файдалы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез