Юрий Камалтынов: Мөрәҗәгать иткән кешенең үзе белән элемтәгә чыгып сөйләшәбез, берәү дә игътибарсыз калмый

2019 елда Татарстан депутатлары халыктан сорау-наказлар җыя башлаган иде. Әлеге эш әле дә дәвам итә. Пандемия вакытында интернет аша күрешсәләр, хәзер инде халык белән күзгә-күз карап сөйләшергә дә мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясенең ярты елда эшләгән эшләренә йомгак ясаганда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов сөйләде.

– Соңгы алты айда фракция депутатлары законнар буенча бик актив эшләде. Ярты ел эчендә парламент утырышлары көн тәртибенә 49 закон проекты кергән булса, шуның 31ен «Бердәм Россия» депутатлары тәкъдим итте, – дип хәбәр итте Юрий Камалтынов. – Безнең депутатлар тәкъдим иткән өстәмәләр бакчачылык, эчәргә яраклы су, торак мәсьәләләренә бәйле. Шулай ук мәктәпләрдә куркынычсызлыкны кайгырту турында да тәкъдим булды. Татарстан депутатлары, ана капиталын фатир алганда беренчел кертем итүне сорап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иткән иде. Ул безне хуплап, бу тәкъдимне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга җиткерде. 1 июльдән «Ана капиталы турында»гы Законга үзгәреш кертелде. Хәзер Татарстанда 4 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырта алачак.

Юрий Камалтынов «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар оешмасы эшчәнлегенә дә бәя бирде. «Алар Татарстанда гына түгел, Идел буе округын берләштереп, уртак проблемаларны хәл итәләр. Бик тә четерекле сорауларны күтәреп, закон проектларына үзгәрешләр кертәләр», – диде ул.

Очрашуда халыктан килгән наказлар турында да сүз булды. Быелның 6 аенда гына депутатлар 1600 кешене кабул иткән, алардан 3 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Пандемия чорында башланган «Мой депутат» системасы да эшләвен дәвам итә. Халыктан килгән тәкъдим-үтенечләрнең барысын да диярлек хәл итәргә тырышалар.

– Үземә дә сораулар күп килә.  Яшел Үзән районы өчен җавап бирәм мин. Башта сорауны кабул итеп алам, аннары аны чишү юлларын эзли башлыйм. Район башлыгы, җирли үзидарә рәисе белән элемтәгә керәм. Проблеманы ачыклый башлыйбыз. Кайберләрен 1–2 ай эчендә хәл итеп була. Әгәр булдыра алмаганнары бар икән, мөрәҗәгать иткән кешенең үзе белән элемтәгә чыгып сөйләшәбез. Берәү дә игътибарсыз калмый. Авыл җирендә яшәүчеләрне күбрәк су һәм юллар проблемасы борчый, – ди ул.  – Түбәдән су ага, бию коллективына костюм кирәк, диючеләр дә бар. Әлбәттә, аларны да тыңлыйбыз һәм уңай хәл итәргә тырышабыз.

Юрий Камалтынов Дәүләт Думасына Татарстаннан киткән депутатлар эшчәнлеге турында да сөйләде. Аларның республиканы онытмауларын, һәркайсы белән элемтәдә торуларын әйтте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү