Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»нең, башка нефть компанияләренең казанышларын чагылдырган күргәзмәне карады

Егерменчесе. Әлмәтнең «Юность» лагеренда Татарстан Президенты катнашында республика нефть компанияләре җитәкчелегенең еллык саммиты узды. Рөстәм Миңнеханов анда бүгенге катлаулы шартларда Россиягә дөнья күләмендә энергетика базарында үзенең тоткан урынын саклап калуның мөһимлеген белдерде.

Саммит үзенең 20 еллык тарихында абруйлы чараларның берсенә әйләнде. Анда нефть тармагын үстерүнең көн кадагына суга торган мәсьәләләре карала, икътисади үсешнең яңа нокталары табыла, төп мәсьәләләр буенча хакимият белән бизнесның уртак фикере булдырыла.

Чит ил шылтыравыгы кирәкми

Чара алдыннан Татарстан Президенты «Татнефть»нең, башка нефть компанияләренең казанышларын чагылдырган  күргәзмәне карады. Экскурсияне компания башлыгы Наил Мәганов үткәрде. Аның барышында иң элек импортка бәйлелек турында сүз чыкты. «Ни өчен барысы да импортка бәйсезлекнең мөһимлеге турында сөйли? Нефть бетәр, дип куркалар чөнки. Әмма ул бетмәячәк. Нефтьнең 58 проценты аяк астында ята әле», – диде Мәганов. Аның әйтүенчә, «Татнефть» асылда Россия технологияләрен куллана. Президент, үз чиратында, компаниянең күп кенә патентларны теркәткәнлеген искәртте. «Безгә беркем дә – Shell да, Chevron да технологияләр бирмәде. Институтның эш җимешләре болар. Без скважиналарны гадәти бораулау җайланмалары белән борауладык. Барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән», – диде Рөстәм Миңнеханов. Наил Мәганов хәзер компаниянең үзебездә җитештерелгән җайланмалардан файдалануын әйтте. Аның әйтүенчә, импортны алыштыру өчен әллә кайлардан әллә нәрсәләр эзләргә кирәкми. Алар барысы да бар, кулланырга гына кирәк. «Чит ил шылтыравыклары да, тимере дә кирәкми. Үзебезнекеннән файдаланыйк. Шулай икән, илебезнең энергетик иминлеген тәэмин итәчәкбез», – диде Мәганов.

Быел компания җир асты катламнарын эшкәртү өчен үз программасын булдырган. Шулай ук нефть чыгаруда су чыгымы  исәбен алып баруның заманча системасы файдалануга кертелгән. Компания башлыгы шулай ук ТАНЕКО нефть эшкәртү заводында да үзебездә җитештерелгән җиһазлар кулланылуын искәртте.


Фикер өстәү