Яңа нормалар: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак

Аномаль салкын, аномаль җылы һава торышы… Якын киләчәктә бу сүзләрне сагынып искә алырга гына туры килмәгәе. Метеорологлар хәзер бу сүзләр безнең авыздан бик сирәк яңгыраячак, дип ышандыра. Ник дигәндә, Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре бу көннәрдә, соңгы утыз елда теркәлгән һава торышы нормаларын яңадан карап, төзәтмәләр керткән. Шуңа хәзер җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак, кыскасы.

Белгечләр үзләре климатик нормаларга үзгәреш кертүне гадәти хәл дип саный. «Еллар үткән саен һава торышы да үзгәрә, ул да бер урында гына тормый. Шуңа күрә һәр утыз ел саен климатик нормаларга төзәтмәләр кертелә. Соңгы елларда әйләнә-тирәдә барган үзгәрешләр нәкъ менә шушы вакыт аралыгында аермачык күренә дә инде», – ди алар.

Озак еллардан бирле һава торышын өйрәнүче «халык синоптигы», Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев бер сөйләшкәндә, соңгы елларда сынамышлар да рас килми башлады, дип зарланган иде. Бу юлы элемтәгә чыгуымда инде һава торышының акрынлап элеккеге эзенә баса башлавын искәртте. «2010 елдагы корылыктан соң табигать көйгә килә алмыйча тилмерде. Сынамышлар да туры килми башлады. Хәзер акрынлап бар да кире үз хәленә кайта, сынамышлар да чагыша башлады инде», – ди ул.

Шулай да быелгы һава торышының холкы сәеррәк дигән фикердә Әмир абый  . Хәтерләсәгез, быел кышның соңгы ае җылы булды. Февраль урынына март килгән кебек иде. Мартта исә, киресенчә, салкыннар сакланды. «Апрель ике айга сузылды. Май өч кенә көн булып калды. Аның бер өлеше июньгә күчте – көннәр салкын торды. Шуңа күрә быел чын җәй август белән сентябрьгә авыша. Бу ике айда көннәр бик җылы булачак. Июльдәге хәзерге челләнең исә санаулы көннәре генә калды. Айның икенче яртысы явым-төшемле, салкын булачак», – дип фаразлый «халык синоптигы».

Игътибар итсәгез, соңгы елларда җәй кышка карап килә башлады. Узган ел кыш җылы булды, шуның аркасында быел июньдә салкын иде. Җәйнең беренче аенда уртача һава температурасы, башка еллар белән чагыштырганда, 3–5 градуска түбәнрәк булды. Өченче ел кыш бик салкын килде, нәтиҗәдә узган җәйдә корылыклыктан интектек. Әмир абый июльнең икенче яртысында көннәрнең суытып җибәрүен дә быел «крещение суыклары» булмау нәтиҗәсе дип саный. Шул сәбәпле быел урып-җыю да соңрак башланачак.

– Урып-җыю башланыр алдыннан, елдагыча, бозлар явып, давыллап, һава торышы бозылып алыр әле ул. Быел явым-төшем артыгы белән ява бугай, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма бу алай түгел. Яңгыр, елдагыча, бар җирдә дә тигез яумый. Узган атнада бездә өч көн яңгыр яуды. Улым эшләгән Казан янындагы бер хуҗалыкта исә ул көннәрне бер тамчы яңгыр төшмәде. Аннары яңгырдан соң, гадәттә, көннәр суытып җибәрә иде. Быел, киресенчә, яңгыр яуганда да көннәр парлы, җылы булды. Икенче кат печәннәр шундук күтәрелеп китте. Соңгы елларда мондый җәйнең килгәне юк иде әле. Алдагы дүрт-биш елда да авыл хуҗалыгы өчен уңай һава шартлары сакланыр дип уйлыйм», – дип фаразлый Әмир абый.

Яңгыр дигәннән, соңгы арада ул, дөрестән дә, мулдан яуды. Узган ялларда республиканың күп кенә район-шәһәрләрендә давыллап ишкән яшенле яңгыр китергән зыянны санарга туры килде. Бигрәк тә Кукмара, Балтач, Арча районнарында яшәүчеләр зыян күрде ул көннәрдә. Кемнеңдер бакчасын юдырган, кемнең йортына яшен суккан, кайдадыр давыл мәктәп түбәсен алып аткан. Казан урамнары да елганы хәтерләтте ул көнне. 10 июль көнне Мәскәүдә котырган давыл вакытында хәтта бер кешенең гомере үк өзелде. 12 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев, яшенле яңгырлар әледән-әле явып торса да, бездә Мәскәүдәге кебек үк табигать казалары күзәтелмәс дип тынычландыра. «Мондый ук күңелсез хәлләр кабатланмас. Давыл, нигездә, Европа өлешенең үзәгенә бәрде. Килгән очракта да бездә андый давыллар җиңелчә генә узып китәчәк, – дип саный белгеч. – Пәнҗешәмбегә каршы төндә Татарстанда көннәр суыта башлаячак. Һава температурасы 5–6 градуска төшәчәк. Нәтиҗәдә һаваның уртача температурасы нормага киләчәк. Әлегә ул 5 градуска югарырак.

Илнең үзәк өлешендә давыл котырган көннәрдә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем яуган. Татарстанда исә явым-төшем әле җитәрлек күләмдә яумады, дип ышандыра метеорологлар. Әйтик, июль башында Казанда нибары 5,4 мм явым-төшем күзәтелгән. Июнь аенда андый көчле яңгырлар булмады да диярлек. Июль аеның икенче яртысында явачак яңгырлар айлык норманы тутырып бетерер, дип фаразлый белгечләр. «Июльдә 67 мм явым-төшем көтелә. Бу – бик зур сан. Коеп яуган мондый яңгырлар кыска вакытлы була, әмма бар дөньяны суга күмә. Бу атнада да айлык норманың яртысы күләмендә яңгыр яварга мөмкин. Температура түбәнәячәк, әмма күп тә үтми җәйге эсселәр кабат әйләнеп кайтачак», – ди Переведенцев.

Июль ае сынамышлары

15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка.

16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.

17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса – җылы көннәргә.

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса – яңгырга.

19 июль дымлы булса, сентябрьдә юеш булыр.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү