Табигать саташты. Киләчәктә һава торышыннан нәрсә көтәргә?

Узган атнаның шимбәсе әле бүген дә күңелгә тынгылык бирми. Гадәти җәйге яшенле яңгыры белән генә узып китәр төсле тоелган кара болыт коточкыч давыл алып килгән булып чыкты. Күпме гомерләрне өзде, кемнәрнедер йортсыз калдырды, күп кешенең хуҗалыгына, машиналарына зыян салды ул. Белгечләр исә, мондый давыллар әле тагын кабатланачак, ул гына да түгел, гадәти күренешкә әвереләчәк, дип кисәтә.

Татарстанга да яный

Узган шимбәдә бар дөньяның астын өскә китергән давыл аркасында, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелде, 76 кеше зыян күрде. Һәлак булучыларның тугызы – Татарстаннан. Давыл йорт түбәләрен кубарып атты. Яшен сугып, йортсыз калучылар, машиналарына зыян килүчеләр дә булды.

Бу фаҗига күбебезгә сабак булды, табигать алдында ни дәрәҗәдә көчсез икәнлегебезне күрсәтте. Арабызда табигатькә чыгып ял итәргә куркып калучылар да шактый. Белгечләр исә табигатьнең мондый көйсезлекләренә ияләнә торырга куша. Баксаң, якын киләчәктә мондый коточкыч давыллар, даими рәвештә кабатланып торып, гадәти күренешкә әверелергә мөмкин икән. Россия Фәннәр академиясе галиме Алексей Карнаухов бу көннәрдә әнә шундый шомлы хәбәр җиткерде. Галим давыл аеруча үз итәчәк төбәкләр исемлеген дә атаган. Алар арасында Татарстан да бар. Безнең республикадан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Ярославль, Белгород, Калининград, Архангельск өлкәләре, Кырым, Карелия, Коми, Пермь краенда да давыллар еш кунак булачак дип фаразлана.

Күңелсез ял. «ВТ» журналисты көчле давыл нәтиҗәләрен барлап, гарасатларга ничек әзерләнергә кирәген белеште

– Өермә (смерч) һәм торнадолар диңгездә генә түгел, коры җирдә дә күзәтелә ала. Дөрес, Америка белән чагыштырганда, Россиядә бу хәлләр сирәгрәк күзәтелә. Әмма соңгы арада мондый бәла-казалар бездә дә еш була башлады. Климат үзгәрү аркасында, алар тагын да ешаячак. Ник дигәндә, температура күтәрелү белән атмосферадагы су парлары да арта. Алар, үз чиратында, өермә, давыллар котыруга сәбәпче була да инде. Россиянең Европа өлешендә өермәләр һәр төбәктә диярлек күзәтелергә мөмкин, – дип фаразлый Карнаухов.

Җылыну галәмәте

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев та бу фикер белән килешә.

– Атмосфераның тотрыксызлыгы арта бара. Шуңа бәйле рәвештә андагы дым күләме дә елдан-ел күбәя. Шул сәбәпле соңгы ун елда өермә, давыл кебек хәлләр дә ешрак күзәтелә. Алга таба алар тагын да күбрәк килеп чыгачак. Мондый көчле давыллар хәзердән үк сезонга бер генә түгел, икешәр тапкыр күзәтелә башлады бит инде, – ди белгеч. – Җәй азагына кадәр республикада башка мондый давыллар булмаячак. Ник дигәндә, алдагы көннәрдә антициклон хөкем сөрәчәк. Атмосфера фронтының узуы көтелми. Аномаль җылы булачак. Әмма югары басым болытларга куерырга ирек бирмәячәк.

Тимур Әүхәдиев, соңгы елларда табигатьнең көйсезләнә баруына глобаль җылыну да сәбәпче, дип саный.

– Хәзерге вакытта без, дөрестән дә, глобаль җылыну чорында яшибез. Күптән башланган үзгәрешләр бу. Әмма 1979 елдан башлап Җир йөзендәге глобаль җылынуга бәйле үзгәрешләр аеруча зур тизлектә бара. Моңа табигать тә җавап бирмичә калмый. Анда да киеренкелек арта. Су басулар, корылык, явым-төшемнең кирәк чакта яумыйча, кирәкмәгән чакта төшүе – бар да шуның галәмәте, – ди белгеч.

Быел Тын океандагы су да аномаль җылынган. Соңгы тапкыр бу хәл 2017 елда күзәтелгән булган. Метеокүзәтүләр тарихына ул иң җылы ел дип кереп калган. Белгечләр 2023 елның да тарихта нәкъ шундый аномаль җылы булып истә калачагын фаразлый. Синоптиклар, быел хәтта август, сентябрьдә дә уртача һава температурасы климатик нормадан югарырак булачак, ди.

Тимур Әүхәдиев фикеренчә, чамадан тыш эссегә дә, аннан соң килеп, бар дөньяны туздырган давылына да ияләшергә генә кала. Телефонга килгән шторм кисәтүе турындагы хәбәрләргә дә игътибарлырак булырга киңәш итә ул. Яшерен-батырын түгел: күбебез бу хәбәргә колак салу түгел, аны ачып укырга да иренә бит.

– Давылдан башкача саклану мөмкин түгел. Әмма еракта күк күкрәү ишетелсә, аның сезгә кайчанрак килеп җитәчәген чамалап була. Моның өчен иң элек яшен яшьнәгәннән соң күк күкрәгәнче ничә секунд вакыт үткәнен санарга кирәк. Мисал өчен, 5 секунд вакыт үткән ди. Шуны 300гә тапкырлыйбыз. 1500 чакрым килеп чыга. Димәк, сездән шулкадәр ераклыкта күк күкри дигән сүз. Аның сезгә күпме вакыттан килеп җитәчәген дә шуннан чамаларга мөмкин, – ди белгеч.

Яльчикта гомере өзелгән Гөлнара турында: «Ике кызы белән туган ягына җирләнде, ире әле һаман комада»

Башка булмаячак

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев шулай бер шалтыратуыбызда урып-җыю башланыр алдыннан көчле давыл булачак дип кисәткән иде. Бераз соңарып булса да, чынга ашты бу фараз.

– Көн озынаеп бетеп туктагач, җәйнең иң кызу чагында, урып-җыю башланыр алдыннан ел да шундый давыллар күзәтелә. Быел ул ике атнага соңрак күзәтелде. Әмма быел кайбер урыннарда бигрәк тә көчле дулады ул давыл. Бу һава массаларына бәйле. Быел бит бездә күбрәк антициклон хөкем сөрде, коры булды. Тирә-якта басымнар аермасы никадәр зуррак булса, җил шулкадәр ныграк исә. Элек алай булмаган, диләр. Элек тә мондый көчле давыллар булган инде ул. Мәгълүмат булмагач, кайда нәрсә булганын белмәгәннәр генә, – ди халык синоптигы.

Шулай да быел инде мондый көчле давыллар башка кабатланмас, дип саный Әмир Шәрәфиев. Карнауховның, бездә мондый давыллар даими кабатланып торачак, дигән фикере белән дә килешми ул. Ник дигәндә, табигатьнең – үз кануннары.

– Бездә алай була алмый. Ник дигәндә, табигатьнең цикллары бар. Безнең җирлектә булган һава торышы фәлән ел саен кабатланып тора. Төгәлрәк әйтсәк, табигатьтә 100 елдан соң бөтен нәрсә кабатлана. 33 елдан соң, 11 елдан соң ул тагын якынча кабатлана, – ди Әмир Шәрәфиев.

Халык синоптигы быелгы сентябрь җәйгә охшап киләчәк – җылы булачак, дип фаразлый. Шул рәвешле алтын көз гадәттәгедән озаккарак сузылыр дигән өмет бар.

– Ноябрьдә кыска вакытлы шактый суыклар булып алырга тиеш. Декабрь июньгә охшап киләчәк. Әллә ни җылы да, суык та булмас ул. Әмма менә яңа ел алдыннан шушы июльдәге давыллар кебек көчле бураннар, яки көчле яңгырлар булырга мөмкин, – дип фаразлый Әмир Шәрәфиев.

Хәтергә бәрә

Табигатьтә барган кискен үзгәрешләрне галимнәр Җир шарында барган глобаль җылынуга бәйләп аңлата. Климат үзгәрешләре буенча хөкүмәтара белгечләр төркеменең (IPCC) докладында китерелгән мәгълүматларга караганда, соңгы чирек гасыр эчендә Җир йөзендә уртача һава температурасы 1,5 градуска җылынган. Дөнья океанының биеклеге 20 сантиметрга күтәрелгән. Алга таба да болай дәвам итсә, күп кенә төбәкләр су астында калырга мөмкин, дип чаң суга белгечләр.

Иң гаҗәпләндергәне шул: глобаль җылыну аркасында, Җирдәге бар тереклек, шул исәптән кеше организмы да зур үзгәрешләр кичерергә мөмкин икән. Һиндстанның «Sasapost» басмасында дөнья күргән фәнни тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Баксаң, һава җылына барган саен, кеше организмында меланин дигән пигмент күбрәк эшләнә бушлый. Билгеле булганча, ул кешенең тән, чәч, күз төсе өчен «җаваплы». Димәк, Җир шары глобаль рәвештә җылына барган саен, кешеләрнең тышкы кыяфәтләре дә үзгәрергә мөмкин.  «Глобаль җылыну аркасында, акрынлап кешеләрнең тән өлешләре белән баш мие кечерәячәк. Соңгысы аеруча куркыныч. Баш мие кечерәю сәбәпле, кешенең хәтере начарланырга, сөйләмдә тоткарлыклар барлыкка килеп, уку, акыл хезмәте авыр бирелә башларга мөмкин», – дип фаразлый галимнәр.

 

Анастасия Яковлева, Республика клиник хастаханәсе табиб-терапевты:

– Һава торышы кисәк үзгәреп торган көннәрдә әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә сизгер кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Мондый көннәрдә хроник чирләре булган кешеләрдән сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала. Умырткалык һәм мускуллар (артроз, артрит), йөрәк-кан тамырлары (кан басымы күтәрелү-төшү, ишемия), сулыш (астма, хроник бронхит) системасына бәйле чирләре булган, баш авыртудан интеккән кешеләргә бигрәк тә сакланырга кирәк. Сынган урыннары булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар да мондый көннәрдә үзен начар хис итәргә мөмкин. Аларга активлыкны киметергә, ерак юлга чыгудан, очрашу-күрешүләрдән тыелып торырга кирәк. Һава торышындагы үзгәрешләр вакытында кешенең кан басымы уйнарга, буыннары, биле сызларга, кәефе төшәргә дә мөмкин.

 

Һава торышындагы кискен үзгәрешләрне җиңел генә үткәрү өчен киңәшләр

– Һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешегә, иң беренче чиратта, йокы режимын бозарга ярамый. Йокы вакыты 6–8 сәгатьтән дә кимрәк булмасын!

– Бүлмәләрне дә җилләтеп торырга онытмагыз.

– Бу чорда начар гадәтләрдән баш тарту, каһвә, алкогольле эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору хәерле.

– Тәүлегенә ким дигәндә ике литр су эчүне дә гадәткә кертегез. Әмма йөрәк-кан тамырлары, бөер авыруы булган кешеләргә суны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә кирәк.

– Туклану да игътибардан читтә калмасын. Һава торышы үзгәргән чорда авыр эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында, сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак.

– Бу чорда йога белән шөгыльләнү, йөзү, саф һавада җәяү йөрү, бакчада эшләү дә файдага гына булачак.

– Гипертониядән интеккән кешеләр кан басымын, пульсын иртә-кич үлчәп, контрольдә тотарга да онытмасын.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү