Күңелсез ял. «ВТ» журналисты көчле давыл нәтиҗәләрен барлап, гарасатларга ничек әзерләнергә кирәген белеште

Бер кара болыт 20 минутта дөньяның астын өскә китерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 29 июльдәге давыл аркасында, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелде һәм 76 кеше зыян күрде. Һәлак булучыларның тугызы – Татарстаннан. Лаеш районында өстенә агач төшеп, 14 яшьлек кыз бала вафат булды. Мари Элда коточкыч фаҗига аркасында, Яльчик күле буенда ял иткәндә 8 якташыбыз һәлак булды.

 «ВТ» журналисты үзе дә көчле җилнең агачларны сындырып атуының шаһиты булды. Бәхеткә, без йөргән районда давыл ныклап котырмады. Ә менә Казанның Яңа һәм Иске Салмачы, Залесный бистәләрендә, «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләргә утсыз утырырга туры килде. Күп кенә йортларның түбәләрен җил кубарып атты. Яшен сугып, йортсыз калучылар, йортларына һәм машиналарына зыян килүчеләр дә бар. Казанда 23 кеше зыян күргән. 29 июльдә кич һәм 30 июль төнендә бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә гражданнардан 318 хәбәр килгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Дөнья бетте, дигән идек»

Казанның Яңа Салмачы бистәсендә яшәүче Хәмдия Хәбибуллина да давыл шаһиты була. «Әллә каян килеп чыккан кара болыт берничә минут эчендә бар дөньяның астын өскә китерде», – ди ул.

– Вакытында чарасын күреп калдык. Безнең якта җил көчле булды. Гараж ишекләрен ике кеше бергә көчкә яптык. Тизрәк машиналарны тыныч урынга куйдык. Белгән догаларны укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадык. Күршебезнең капкасы ауды. Машинасын ярый гаражына кертеп өлгерде, – ди ул.

Иске Салмачыда яшәүче Нәкыйп Сафин ишегалдына берәүләрнең теплицасы очып килеп утырган. «Аңышмый да калдык. Шундый матур, чалт аяз көн иде бит. Эсселек шулай итә инде ул. Башта кыздыра, аннан йә боз ява, йә давыл куба», – ди Нәкыйп.

Ул көнне Казанда яшәүче Чулпан Гарипова суга дип Раифага киткән була. Матур көнне бушка уздырасылары килми аларның. Кызы һәм дустының улы белән юлга кузгала.

Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”

– Машинага сулы шешәләрне урнаштыргач, кайтырга җыенган идек. Кинәт кенә кире уйладык, матур җирләр карап килергә булдык. Шунда шашлык пешерүчеләрне күреп, сыйланырга кердек. Менә шул коткарды безне. Шунда керүгә, давыл башланды. Кояш, эссе, матур көн. Машинада 39 градус җылы күрсәтә иде бит. Боз яварга тотынды. Аның җиргә төшүе була, асфальттан томан кебек пар күтәрелә. Мәхшәр иде андагы күренеш, – ди Чулпан Гарипова. – Бераз тынычлангач, кайтырга чыктык. Юлда бөке. Ике якта агачлар. Бик курыктык. Ул агачлар менә-менә машинага килеп төшәр төсле. Җитмәсә, юлга аркылы бер агач ауган иде. Шулкадәр төз, нык ул. Аны ирләр күтәреп читкә ташлады. Ничек күтәрә алганнардыр, дип аптырадым. Балалар курыкты инде. Алар гына түгел, үзем дә, исән генә кайтсак ярар иде, дип теләдем. Кызым бик елады. Җитмәсә, көчле итеп яшен яшьни. Бераз тынычланганчы дип, юл буендагы кибетләргә дә кереп торасым килде. Тик балалар, кайтыйк, диделәр. Шулкадәр озын юл булды ул.

Мари Эл республикасындагы Яльчик ял итү базасында җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә белән ире Илсур да булган. «Гаиләбез белән шунда ял итәргә барган идек. Мин, ирем белән кызымны калдырып, эш белән Киров өлкәсенә киттем. Бераздан шомлы хәбәр таралды. Гаиләм янына кире кайтканда кичергән хисләремне белсәгез иде. Борчылудан акылдан язам дип торам. Илсур белән Сәфинә давыл вакытында калын агачны кочаклап торып котылганнар», – дип язган җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә.

«Ничек яшәргә?»

Котыла алмаучылар да бар. Һәлак булганнарның якыннары әйтүенчә, алар давыл чыгып, нидер булыр дип ялга китмәгән бит инде! Питрәч районының Көек авылында яшәүче Сәлимовларның апалары шулай ди. Гаилә шимбә көнен көтеп ала. Алар, бик шатланып, якын дуслары белән бергә юлга кузгалалар. Тик ни кызганыч, палаткалары өстенә агач ава.

Гаилә башлыгы Ринат – авыр хәлдә, реанимациядә. Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Ринатның хатыны 32 яшьлек Гөлнара, 2 яше дә тулмаган кызы Ясминә, май аенда дөньяга килгән сабые София, өсләренә агач төшеп, шунда ук һәлак булалар. Фаҗига вакытында бөтен гаилә палаткада, ә Гөлнара кечкенә сабыен имезеп яткан була.

– Бик матур яшәделәр, – ди Сәлимовлар турында Ринатның апасы Фәридә. – Киленебез белән энем интернетта танышып өйләнешкән иде. Гөлнараны бик яраттык. Авыр сүз әйтә белми иде ул. Гомере генә кыска булган җаныемның. Киленебез Башкортстанныкы. Яшь чагында Казанга укырга килеп, монда яшәп калган иде. Казандагы бер институтта кадрлар бүлегендә эшләде. Алар башта «Салават Күпере»ндә фатир арендалап торды. Быел ипотекага Питрәч районының Көек бистәсеннән фатир алганнар иде.

Сәлимовлар туганнары белән дә, күршеләре белән дә дус яшиләр. Ялга да алар берничә гаилә берә чыгып киткән. Алар киткән көнне Ринатның әнисе дә Көектә булган, балаларын ялга озатып калган. Ике тапкыр инсульт кичергән ананың үзенә дә, балалары белән булган хәлне ишеткәч, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән.

– Энем гаиләсе ялга киткәч, телефоннан фотоларын карап бардым. Бер мәлне берни куймый башладылар. Шул арада «Телеграм»га кереп чыгыйм дисәм, хәтәр давыл турында язганнар. Яльчик дигән сүзне күрүгә, беттем инде. Тизрәк энемә шалтырата башладым. Ул телефонын алмады. Гөлнараныкын тикшерүчеләр алды да бу ачы хәбәрне әйттеләр. Ничекләр яшәргә инде хәзер?! – дип өзгәләнә ул.

Яльчик күле буенда Татарстаннан 8 кеше, шул исәптән, 3 баланың гомере өзелде.

Яльчиктагы хәлләрнең шаһитләре: «Хатыны белән ике баласы үлде, үзе авыр хәлдә»

Тынычланырга иртә!

Давыл алып килгән зыянны бетерү өчен, Казан мэриясы оператив штаб оештырды. Өзелгән электр чыбыкларын тоташтыру, ишегалдына ауган агачларны урнаштыру кебек эшләрне җаваплы оешмалар вакытында башкарды.

Татарстанда әле дә давыл кубарган түбәләрне ябалар, сынган агачларны барлыйлар. Үтеп китте, дияргә ярамый. Итәк-җиңнәр җыелган булырга тиеш! Татарстан Рәисе кушуы буенча, ял көнне Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында табигать бәла-казалары китергән зыян һәм алга таба мондый күренешләргә ничек каршы тору хакында сөйләштеләр.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, 14 торак пунктта, 4 районда 13 меңгә якын кеше утсыз калды. Ял көнне иртәнге сәгать 5тә чыбыкларны тоташтырып бетерделәр. Шулай ук 80 агач ауган, 17 автомобиль, 13 торак йортның түбәсе зыян күргән. Агачлар һәм тиешенчә ныгытылмаган конструкцияләр аву аркасында, 24 кеше, шул исәптән ике бала имгәнгән.

– Тынычланырга ярамый. Татарстанда җил дә, кызулар да булачак. Яшенле яңгыр, давыл, боз яварга да мөмкин, диләр. Һәр оешма алдан ук саклык чараларын күрсен, – диде ул.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтүенчә, әле алдагы көннәрдә дә республикада шторм кисәтүе дәвам итәчәк.

– Давыл чыккан көнне безнең махсус станциядә җил тизлегенең 27 метр/секундка җитүе теркәлде. Көчле яшен техникаларыбызга зыян салды. Боз яуды, берничә минут эчендә 17 мм  күләмендә явым-төшем теркәлде. Әле алга таба да һава торышының көйсезләнүе бар. Алдагы көннәрдә яшен булуы, боз явуы көтелә. Җил дә секундына 15–20 метр тизлоектә булырга мөмкин, – диде Сергей Захаров.

Көчле җил чәршәмбе генә тыначак. Аннары инде тагын кызулар китә. Һава температурасы 28–31 градус булачак.

Давыл республикада 26 балалар лагерена зыян китергән. Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков әйтүенчә, бүген 111 лагерьда 18 мең бала ял итә. 15 палаткалы лагерь эшли. Яшел Үзәндә урнашкан «Пионер» лагере да – шундыйлардан. Палаткалар өстенә агачлар ауган. Әле ярый, бу вакытта балаларны клубка керткәннәр. «Лагерьда эшләүчеләрнең вакытында сабыйларны җыеп алуы аркасында, бер кешегә дә зыян килмәгән, – диде министр. – Урманчылар барлык тирә-яктагы агачларны карап чыкса, тыныч булыр идек. Селкенеп кенә торучылары да бардыр».

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шунда ук җавап бирде. «Урманчылар эштә. Лаеш, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау урманчылыкларына зыян килде. Агачлар күпләп аумаган. Без инде урыннарга чыктык. Куркыныч янаган агачларны барлыйбыз», – диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин исә тагын бер кат игътибарлы булуны сорады. Кисәтүләргә аеруча игътибар бирергә кушты ул.

– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгән зыяннарын бетерергә кирәк. Йорт түбәләрен көнендә үк төзәтеп куярга өлгермәсәләр дә, аны тизрәк башкарырга кирәк. Әлегә тынычланырга ярамый. Дежур төркемнәр оештырып, һәрнәрсәгә әзер торыйк, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Мари Эл башлыгы атна азагында булган фаҗигадә зыян күргәннәргә матди ярдәм булачагын белдерде. Һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм 1 млн сумны тәшкил итәчәк. Зыян күрүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.

Сакланганны саклармын

Соңгы арада үзебез дә әллә нишләдек. Телефонга килгән кисәтү хәбәрләренә дә артык игътибар итми башладык. Янәсе, яумас әле, безгә килеп җитми ул. Соңгы вакыйгалар исә тагын бер кат сак булырга өйрәтте.

Татарстанның гидрометеоүзәге җитәкче Феликс Гоголь кисәтә: август аенда көчле давыл тагын кабатланырга мөмкин.

– Алдагы көннәрдә көтелмәсә дә, ай дәвамында мондый табигать күренешләре кабатланырга мөмкин. Җылы һава массасына салкыны өстәлсә, давыл була. 29 июль көнне килеп чыккан һәлакәтнең сәбәбе дә шул. Ул көнне Татарстанда ике атмосфера фронты кисеште. Республика аша салкын һәм эссе һава фронты узды. Мондый күренеш җәен еш күзәтелә, – ди ул.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев, Россия гидрометеоүзәге мәгълүматларына нигезләнеп, август башы эссе булачак, дип фаразлый.

– Бүген һава температурасы 25 градус булачак. Яңгырлар да булуы мөмкин. Иртәгә 29 градуска җитәчәк. 3 августта исә 31 градус эсселек көтелә. Давыл чыгу, яшенле яңгыр, боз явуны алдан әйтеп булмый. Бар да Татарстанда нинди циклон хакимлек итәсенә бәйле, – ди ул. – Әгәр антициклон килә икән, коры эсселек булачак. Юк икән, безгә яңгырлар килеп, һава температурасы төшәчәк.

Ярар, һава торышына колак салдың, ди. Ялга киткәндә тагын нишләргә кирәк соң? Баксаң, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, үз җае белән ял итәргә баручылар (оештырылмаган ял турында сүз бара. – Ред.) бу хакта коткаручыларга алдан хәбәр итәргә тиеш икән. Каядыр ял итәргә җыенучылар иң элек үз төбәкләренең МЧС сайтына кереп теркәлергә тиеш икән. Алар онлайн гаризада кая барулары турында мәгълүмат калдыргач кына юлга чыксыннар иде, ди коткаручылар.

Ялга җыенучыларга киңәшләр: көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү