Татарстанда давыл вакытында югалган ир-егетне эзлиләр

Бүген социаль челтәрләрдә 29 июль көнне давыл вакытында Югары Осланда бер ир-атның югалуы турында хәбәрләр пәйда булды.

“Татар-информ” агентлыгына югалган Андрей Мошковның хатыны сөйләгәнчә, ире табигать афәте вакытында судан чыгарга өлгермичә калган. Фаҗига Студенец авылында булган.
Ир- егет – озын ябык гәүдәле, буе – 186 сантиметр, плавки кигән.
Су транспортына ия булучылардан аны эзләүдә ярдәм итүләрен сорыйлар. 8 987 001 73 66 телефоны аша (Алла) хәбәр итәргә мөмкин.

Агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән аныклап үтелгәнчә, югалган ир-егетне инде ике көн эзлиләр. Кичә водолазлар 3000 кв м мәйданда су төбен тикшергәннәр.


Фикер өстәү