Яльчикта давыл вакытында һәлак булган ике бала белән ананы Башкортстанда җирләячәкләр

Питрәч районы Көек авылында яшәгән ике бала белән ана туып-үскән җирендә – Башкортстанда җирләнәчәк. Эстәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахманкулов шулай дип белдергән.

32 яшьлек ханым һәм аның 2 нәни кызы: берсе – 2 яшьлек, икенчесе – нибары 2 айлык сабый Мари Иле Республикасының Яльчик күле янында ял иткән вакытта һәлак булган. Балаларның әтисе авыр хәлдә Волжск хастаханәсенә китерелгән, дип хәбәр иткән район хакимияте башлыгы.
“Мари Иле Республикасының палаткалы лагеренда давыл вакытында һәлак булган туристлар арасында Эстәрлебаш районында туган хатын-кыз һәм аның 2 кечкенә баласы бар. 29 июль кичендә көчле давыл Мари Иле Республикасындагы Таир һәм Яльчик күлләре буенда агачларны аударган. Берничәсе ял итүчеләрнең палаткаларына ауган. Кызганычка, һәлак булучылар бар”, – диелгән Рахманкуловның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Район хакимияте башлыгы һәлак булганнарны республикага алып кайту һәм җирләү өчен акча җыю игълан иткән.


Фикер өстәү