Давылдан соң килгән зыяннарны барладылар: ут чыбыклары гына түгел, гомерләр дә өзелде

Кичә Татарстанда давыл узды. Көчле җил, яшен зур зыян китерде. Һәлак булучылар да бар. Соңгы мәгълүматларга караганда, Мари Элдә ял иткәндә үлүче 8 кешенең өчесе Яшел Үзән районыныкы булган. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итә.

– Яльчик күлендә ял итүчеләрнең һәлак булган өч һәм зыян күргән биш кеше безнең районныкы. Аларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, – ди башлык.

Шаһитлар әйтүенчә, 10 минутлык җилнең кодрәте көчле була. Татарстанда әле дә давыл өзгән утларны тоташтыралар, кубарган түбәләрне ябалар, сынган агачларны барлыйлар. Үтеп китте дияргә ярамый. Итәк-җиңнәр җыелган булырга тиеш! Татарстан Рәисе кушуы буенча, бүген министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында табигать бәла казалары китергән зыян хакында һәм алга таба мондый күренешләргә ничек каршы торырга дип сөйләштеләр.

Утырышта катнашкан Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, давыл вакытында 14 торак пуктында яшәүчеләр төрлечә зыян күргән. 13 меңгә якын кеше утсыз калган. 80 агач ауган, 17 машина, йорт түбәләре җимерелгән.

– Иркенәергә ярамый. Гидрометеорологлар кисәтеп тора. Әлегә Татарстанда җил дә саклана, кызулар да булачак. Яшенле яңгыр, давыл, боз яварга да мөмкин диләр. Һәр оешма алдан хәстәрен күреп, саклык чараларын күрсен, – диде ул.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әле алдагы көннәрдә дә республикада шторм кисәтүе дәвам итәчәк, ди.

– Безнең махсус станциядә җилнең 27 метрга җитүе теркәлде. Көчле яшен техникаларыбызга зыян салды. Бозның берничә минутка 17 мм яуганы теркәлде. Әле бүген дә һава торышының көйсезләнүе бар. Дүшәмбе көнне исә, яшен, боз явуы көтелә. Җил дә секундына 15-20 метр булырга мөмкин, – ди Сергей Захаров.

Көчле җил чәршәмбе генә тынычланачак. Аннары инде тагын кызулар китә. Һава температурасы 28-31 градус эссе булачак.

Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин 29 июль көнне кичке алтыдан соң күңелсез хәбәрләр килә башлады, ди.

– Халыктан ут сүнү, агачлар аву, машиналарга зыян килү, йортларның түбәләре кубу кебек хәбәрләр килә башлады. Бүген дә телефоннар тынмый. Иртәнге 10га 318 хәбәр алдык. Шуның 165е ауган агачлар буенча, – ди ул.

Ауган агачлар дигәннән, Лаеш районында яшәүче 14 яшьлек кызның да гомере өстенә агач төшеп өзелде. Әле дә давылда сынып калган агачларның кабат кеше өстенә төшү куркынычы бар. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та сөйләде.

– Давыл аркасында республикада эшләүче 26 балалар лагерьларныа зыян килде. Бүген 111 лагерьда 18 мең бала ял итә. 15 лагерь палаткалы. Яшел Үзәндә урнашкан “Пионер” лагерын да шундыйлардан. Палаткалар өстенә агачлар ауган. Әле ярый, бу вакытта балаларны клубка керткәннәр. Лагерьда эшләүчеләрнең вакытында сабыйларны җыеп алуы аркасында, бер кешегә дә зыян килмәгән, – ди министр.

Яльчиктагы хәлләрнең шаһитләре: «Хатыны белән ике баласы үлде, үзе авыр хәлдә»

Давыл сындырган агачлар куркыта, ди ул.

– Урманчылар барлык тирә-яктагы агачларны карап чыкса, тыныч булыр идек. Селкенеп кенә торучылары да бардыр, – ди борчуын белдерткән Ринат Садыйковка, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шунда ук җавап бирде. “Урманчылар эштә. Лаеш, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау урманчылыкларына зыян килде. Агачлар күпләп аумаган. Без инде урыннарга чыктык. Куркыныч янаган агачларны барлыйбыз, – диде ул.

Утырышта электр линияләренә килгән зыян турында да сөйләштеләр. Кичә кичке 4 тән бүген иртәнге 6 га кадәр 19 мең 350 кеше утсыз калган була. Күп кенә мәктәпләр дә, бакчаларда, 4 хастаханәдә ут сүнә. “Сетевая компания” хезмәткәрләре бар кимчелекләрне бетергән.

Рөстәм Нигъмәтуллин исә, тагын бер кат игътибарлы булуны сорады. Кисәтүләргә карата аеруча игътибар бирергә кушты ул.

– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгән зыяннарын бетергә кирәк. Дөрес, йорт түбәләрне көнендә үк эшләп куярга өлгермәсәләр дә, аны тизрәк башкарырга кирәк. Әлегә тынычланырга ярамый. Дежур төркемнәр оештырып, һәрнәрсәгә әзер торыйк, – диде ул.

Сүз уңаеннан, республика клиник хастанәсенең матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, кичә кичен аларга 13 кеше табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның 12 сенә ярдәм күрсәтелеп, өйләренә җибәргәннәр. Бер кешене хастаханәгә салганнар. 34 яшьлек ханымның башына таган төшкән, 57 яшьлек ир-ат шифер кисәге аркасында башы яраланган. 3 хатын-кыз өстенә агач ауган. Бәхеткә, алар җиңелчә генә җәрәхәт алып котылган. Ә менә Мари Элдә ял иткән бер ханымның әлегә хәле авыр. Өстенә агач төшкәннән соң, ул күп җәрәхәтләр алган. Башкала табиблары аның гомере өчен көрәшә.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”


Фикер өстәү