Марий Элда давыл вакытында Яшел Үзәндә яшәүче өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте.
«Яльчик күле янында Яшел Үзәннән 5 кеше зыян күргән, өчесе һәлак булды. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бу – һәммәбез өчен дә зур фаҗига», – диде шәһәр башлыгы.
Һәлак булучылар арасында «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Евгений Чулковның хатыны да бар.