Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзәндә: «Табибларның булмавы – бик җитди проблема»

Яшел Үзән шәһәре һәм районы советларының уртак утырышы узды. Аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышка  кадәр Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы Михаил Афанасьев белән Яшел Үзәннең кайбер социаль объектларында булып, республика программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышты.

Парламент башлыгы узган елда төзелә башлаган Мәдәни үсеш үзәгендә булып, аның концепциясе белән таныштырылды. Биредә районның милли-мәдәни автономияләрен һәм үзешчән иҗат коллективларын урнаштыру күздә тотыла. 600 урынга исәпләнгән тамашачы залы булдырылачак. Төзелешка акча федераль программа буенча бирелә.

Ә инде «Порт» Яшьләр үзәген Фәрит Мөхәммәтшин, район өчен генә түгел, бөтен республика өчен уникаль учреждение, дип бәяләде. Анда күпфункцияле спорт залы, технологик остаханә, медиа студия, репетиция, концерт заллары булдырылган.

Шәһәр һәм район советларының берләштерелгән утырышы Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә узды. Район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев чыгышыннан күренгәнчә, узган елда районның тулай территориаль продукты күләме 50 миллиард сум тәшкил иткән (үсеш – 101 процент). Тулай продуктның өчтән бер өлеше – 14,6 миллиард сумы кече бизнеска туры килә. Сәнәгатьтә җитештерү күләме акчага салып исәпләгәндә 52 миллиард сум чамасы булган.

Шәһәрнең ике төп предприятиесе – Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлар җитештергән продукция гомуми күләмнең 61 процентын тәшкил иткән.

Михаил Афанасьев кайбер проблемаларны да телгә алып үтте. Шуларның берсе –медицина хезмәткәрләре җитмәү. Аның әйтүенчә, район табиблар белән нибары 57 процентка гына тәэмин ителгән.

Әлбәттә инде, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хәлне игътибарсыз калдырмады. Район башлыгыннан ул: «Пандемияле шушы авыр елда бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә уйлыйсыз?» – дип сорады.

Михаил Афанасьев, чыннан да, проблеманың кискен торуын таныды. «Без барлык программаларда, шул исәптән «Земский доктор» программасында катнашабыз, социаль ипотека программасы буенча торак төзибез. Әмма бу гына аз. Яңа балалар сырхауханәсе ачылгач, уңайлы шартларда эшләргә теләк белдерүче табиблар пәйда булыр дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте ул.

Афанасьев сүзләренә  караганда, район җитәкчелеге Казан дәүләт медицина университеты белән эшли. Аерым алганда, максатчан укыту буенча килешүләр төзелә, студент-медикларны укыту өчен түләнелә. «Бу эшне миңа да, район үзәк хастаханәсе баш табибына да көчәйтергә кирәк. Аны Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә башкарсак, әйбәтрәк булыр иде», – дип басым ясап әйтте район башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблема буенча җитдирәк эшләүне сорады. «Коронавирус беркая да китмәде, – диде ул. – Табибларның булмавы – бик җитди проблема».

Дәүләт Советы Рәисе район җитәкчелеге эшчәнлеген бәяләп, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшырту өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кушты. «Район ел йомгаклары буенча гомуми рейтингта, алты урынга түбәнгә тәгәрәп, 24 нче урынны алган, – дип тәнкыйтьләп алды ул. Кече һәм урта бизнесның эшен көчәйтергә, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы максатындагы җирләргә игътибар итәргә кирәк. Сездә алар – 8,5 мең га. Мондый җирләрнең барысын да әйләнешкә кертү – үсеш нокталарының берсе булып тора, дип саныйбыз. Шул ук вакытта сез авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча  – алдынгы районнар өчлегендә».

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелеген һәм шәһәр, район советлары депутатларын федераль, республика программаларын тормышка ашыруны көчәйтергә чакырды.

 

 


Фикер өстәү