Миләүшә Сабирова: «Кызларыма да Данир кебек ир телим»

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан танылган ир-егетләрнең тормыш иптәшләре белән көчле затларга хас сыйфатлар, балачактагы һәм бүгенге идеаль ир-ат образы турында сөйләштек.

Данир Сабировның хатыны Миләүшә:

– Минем өчен идеаль ир-ат образы ул – әтием. Кечкенәдән шулай. Кыз бала белән әти кеше арасында болай да үзгә мөнәсәбәтләр була бит инде, безнең аралар да электән бик җылы. Минем әти шундый игътибарлы кеше ул. Туган көн булсынмы, башка берәр бәйрәмме – барын да язып барып, матур итеп котлый белә. Элегрәк егетем белән йөри башлавыма бер ел тулганны да мин түгел, ул белеп тора иде (көлә). Шулкадәр бай гаиләдә үстем, дип әйтә алмыйм, ләкин әтием минем бар теләкләремне дә үтәргә тырышты. Телефонны да иң беренче миңа алып бирделәр, башкасын да.

Ә тормыш иптәшемә килгәндә, мин аның ниндидер сыйфатларына түгел, ә үзенә гашыйк булдым. Менә шулай 18 яшемдә үлеп гашыйк булдым да артыгын уйламый гына кияүгә чыктым. Ул чакта миңа җырчы Сергей Лазаревның тышкы кыяфәте ошый иде, ни өчендер Данирны да нәкъ менә аңа охшаттым. Әтием кочагында, аның игътибарын, мәхәббәтен тоеп үскән бала булгач, Данирның да шундый булуын теләдем, билгеле. Электән игътибарлы булды, дип әйтә алмыйм, ләкин хәзер үзгәрде ул. Беләсезме, миңа аның бар сыйфатлары да ошый, ләкин кешегә, үзе артында «чәйнәмичә», уйлаганын, теләгәнен туры бәреп әйтә белүен, беркайчан да берәүгә дә охшарга тырышмавын, ни генә булса да, хәлгә керә алуын аеруча хөрмәт итәм. Ир-атлар менә шундый булырга тиеш, миңа калса. Кызларыбыз да әтиләренә сокланып үсә. Алар да: «Әтием шикелле кешегә кияүгә чыгасым килә», – ди. Мин дә шулай булуын теләр идем.


2 фикер

Фикер өстәү