Казанда балаларны дәвалый торган бакча ачылачак

Быел Казанның Идел буе районында физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен кондуктив балалар бакчасын ачу күздә тотыла. Россиядә тәүге шундый бакча булачак бу.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Әлеге проектны Казан активисты Илья Школьников тормышка ашыра. Шәһәр башкарма комитеты аңа 2019 елда шушы максатка бина биргән. Хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре алып барыла.

Кондуктив бакчада сабыйларның хәрәкәт, сөйләм һәм психик функцияләре торгызыла. Илья Школьников әйтүенчә, анда 3–7 яшьлек алтышар баладан торган өч төркем ачылачак. Алга таба балалар санын арттыру планлаштырыла. Алар башта бакчада 4 сәгать булачак, соңыннан бу вакыт 8–9 сәгатькә җиткереләчәк. Авыру сабыйлар белән 14 белгеч шөгыльләнәчәк.


Фикер өстәү