Казанда инвалид сабыйлар өчен тәүге балалар бакчасы ачылачак

Агымдагы ел азагына башкалабызда “Все сам” дигән кондуктив балалар бакчасы ачу планлаштырыла. ДЦП авыруыннан инегүче сабыйлар өчен тәүге бакча булачак бу. Проектны Казанда яшәүче 33 яшьлек Илья Школьников тормышка ашыруга алынган. Илья үзе дә – авыру бала атасы Шул ук вакытта ул – физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мечты сбываются” дигән үсеш үзәгенә нигез салучыларның берсе.

Яңа балалар бакчасында дәресләр, ашау-эчү, йоклау, саф һавада йөрү һәм, әлбәттә инде, уеннар – барысы да гадәттәгечә булачак. Төркемнәргә 6-8 бала кабул ителәчәк. Үзенчәлекле бакчаның төп бурычы – баланы, теге яки бу үсеш үзәкләрендәге кебек, кыска гына курслар буенча түгел, ә даими үстерү. Илья әйтүенчә, биредә авыру сабыйлар реабитация узачак, яңа күнекмәләргә өйрәнәчәк. Балалар белән медицина белеменә яки педагогик белемгә ия булган белгечләр шөгыльләнәчәк.

Илья инвалид сабыйлар өчен балалар бакчасының бушлай булуын тели


Фикер өстәү