ДЦП диагнозлы Аделина: «Хыял белән яшәгез. Ихластан теләнгән теләкләр кабул була!»

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек Аделина Миннәхмәтова сүзләре бу. Бер карасаң, сөйләшүендә кимчелеге булган, аякларын көчкә йөрткән, куллары тыңламаган ханымның тормыштан зарланып утыруы табигый булыр иде кебек. Тик бу аның кагыйдәсе түгел!

Табиблар аңа тугач та ДЦП диагнозы куя. Кызның тормышның якасына ябышканлыгы бала тудыру йортында ук күренә. Ул анда ук ничек тә яшәргә тырыша, бирешми. Гаиләдә абыйсы артыннан көтеп алынган кызчык һәркемгә кадерле була.

– Кимчелекләрем булса да, мин беркайчан да үземне башкалардан ким күрмәдем. Әллә үз дөньям шундый булды, әллә инде җиргә яратып яшәргә килгәнмен – әйтә алмыйм. Тик шуны беләм: мин беркайчан да «син авыру» дигән сүзне ишетмәдем. Әнә шул үзләре белән тигез итеп күргән кешеләр миңа яшәр өчен көч бирде, – ди Аделина.  – Мин кечкенә вакытта әти белән әни аерылышты. Әмма бу мине бәхетсез итмәде. Алар икесе дә яңа гаилә корсалар да, безне яратулары шул килеш калды. Мине мәктәптән йә әни алыр иде, йә әтием.

Аделина эколог, психолог белгечлеге буенча укып чыккан. Чаллыда театр түгәрәгенә дә йөри. Тик утырмый ул. Әнә шул сыйфаты бәхетле иткән дә инде аны. Соңгы курста укыганда, төркемдәшләре белән сәяхәт итәргә барганнар. Шунда булачак ире Илмирне очраткан. Үзе әйтмешли, аңа кадәр күп еллар кияүгә чыгу турында хыялланган.

– Һәрвакыт, мин кияүгә чыгам, балалар үстерәм, дип әйтеп килдем. Моңа ышандым да. Гаилә кору теләгем зур иде. Үземә насыйп яр таба алмам дигән уйны башыма кертеп тә карамадым. Миңа кем карар дип тә борчылмадым. Психологка укыгач, тормышны башкача күрә башладым. Нинди генә сорауларым, проблемаларым булса да, үзем дә аларга киңәшкә барам. Шундук җиңел булып китә. Эчке дөньямны ишетә башлыйм, – дип сөйли Аделина.

Ә инде Илмиргә килгәндә, аңа – 42 яшь. Аның да физик мөмкинлекләре чикләнгән. Аделина әйтүенчә, иренең сөйләшүдә кимчелеге бик булмаса да, бер кулы тыңлап бетерми, аяклары да сиздерә.

– Үзебезнең авыру икәнне оныттык инде без. Бәхетле булырга тырышабыз. Ә бит бар да безнең кулда. Моннан 1 ел да 2 ай элек безнең тормышыбыз тагын да түгәрәкләнде.  Розалина исемле кызыбыз туды. Әни булырга җыенган мизгелләрдә кичергән рәхәт хисләрне, кулыма баламны алгач барлыкка килгән кичерешләремне әйтеп бетереп булмый. Һәр кызга әни булу бәхетен телим мин. Аеруча минем кебекләргә, – ди Аделина. – Баламны үз вакытында таптым. Табиблар ярып алдылар. Шөкер, сау-сәламәт балабыз туды. Беренче көннәрдә ничекләр карарбыз дигән идек, әниләребез ярдәмгә килде. Минем әнием дә, каенанам да бик булышты. Безнең өчен алар бик тырыша. Каенатам да яратып кабул итте. Балабызга да терәк алар.

Алар Аделинаның әнисе янында яшиләр. Илмирнекеләргә дә барып йөриләр. Икесе дә кызлары өчен өзелеп торалар. Берсе ашатса, икенчесе йоклата. Сабый да кечкенәдән яратуга күмелеп үсә. Хыяллары – үз фатирларын булдыру.

– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә киңәшем шул: күңел төшенкелегенә бирелмәгез! Хыял белән яшәгез. Ихластан теләнгән теләкләр кабул була. Шөкер, урамга чыгып йөрибез. Берәү дә кимсетми, киресенчә, хәлебезгә керәләр. Сау-сәламәт дусларыбыз күп. Аларның якын итүе, җылы мөнәсәбәте мине тагын да бәхетле итә, – ди Аделина. – Әгәр сукранып утырсаң, оят булыр иде. Әти-әниләребез исән-сау. Ирем янәшәмдә. Әни, дип кызым бөтерелеп йөри. Мин берничек тә бәхетсез була алмыйм. Һәр кешегә миндәй матур хисләр белән яшәргә насыйп булсын. Син яратсаң, сине тагын да ныграк яраталар!


Фикер өстәү