Чулман елгасы аша салынучы күпернең яртысы әзер

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында Чулман аша салынучы күпернең техник әзерлеге 50 процентка җиткән. Озынлыгы 1,3 чакрым тәшкил итәчәк әлеге күпер Казан – Екатеринбург – Төмән югары тизлекле автомобиль юлында иң озын ясалма корылма булачак, дип хәбәр итә Федераль юл агентлыгының “Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе”нең матбугат хезмәте.

“Эшләр “Куркынычсыз имин юллар” илкүләм проекты кысасында алып барыла. Төзелеш мәйданында металл конструкцияләрне терәкләргә күчерү эшенең чираттагы этабы төгәлләнде. Судагы баганаларны утырту эше 65 процентка башкарылды”, – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Билгеле булганча, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының озынлыгы 81 чакрым тәшкил итә. Аның кысасында барлыгы ун күпер салачаклар. Юлны бу ел азагына кадәр төзеп бетерергә ниятлиләр. Чулман аша күперне барлыгы 22 торыкка “утыртачаклар”. Аларның 7се – суда. Белгечләр әйтүенчә, яңа күпердән тәүлегенә 25 мең машина уза алачак.

Фото Федераль юл агентлыгының “Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе”нең матбугат хезмәтеннән


Фикер өстәү