Татарстан юлчылары берьюлы берничә мәйданда күпер төзи

Республиканың Аулаш елгасы аша төзелүче күпердә багана аралыкларының 55 процентын монтажлап бетергәннәр инде. Бу хакта “Идел – Нократ автомобиль юллары идарәсе”нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

308 метр озынлыктагы күпер Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узучы юлның икенче этабы кысасында төзелә. Биредә гомуми авырлыгы 923 тонна тәшкил иткән 22 тимер блок конструкциясен җыеп бетергәннәр инде. Икенче һәм дүртенче рәт багана аралыкларын монтажлау эшләре дә төгәлләнгән. Хәзер тимер юл өстеннән узучы конструкцияне җыю юнәлешендә эш алып барыла. Соңгысының озынлыгы 63 метр тәшкил итә. Бу урында күпер салучыларга аеруча да сак булырга туры килә. Алар поездлар йөрмәгән вакытта гына эшлиләр.

Күпернең баш-башында да эш дәвам итә. Беренче һәм икенче, бишенче һәм алтынчы багана аралыкларын июльдә монтажлап бетерергә ниятлиләр.

Күпернең тимер конструкциясе әзер булганнан соң, биредә гидроизоляция һәм асфальт җәячәкләр. Соңыннан су агып китү урыннарын көйләп бетерәсе, ут куясы, юл тамгалары сызасы гына кала.

Төзелешнең икенче этабы кысасында озынлыклары 42 метрдан 308 метрга кадәр тәшкил иткән 8 күпер, 2 юлүткәргеч төзеячәкләр. Барлык мәйданнарда да эшләр башланган инде.


Фикер өстәү