Татарстанда федераль юллар төзелеше барышында киселгән урманнарны яңадан торгыза башлаганнар

Юл салып кына эш бетми. Татарстанда федераль юллар төзелеше барышында киселгән урманнарны яңадан торгыза башлаганнар. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше кысасында якын арада ук 150 меңнән артык төп нарат утыртачаклар.

“Федераль юл агентлыгының Идел–Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” мәгълүматларына караганда, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлын салу өчен урман фондына керүче 260 гектарга якын мәйдандагы җир кишәрлеген төзүчеләргә тапшыру күздә тотыла. Россия Урман Кодексы нигезендә, әлеге җирләрдән файдаланган өчен, компенсация рәвешендә 650 мең төп агач утыртырга туры киләчәк. Әнә шул юнәлештәге эш башланган да инде. Якын арада ук юлчылар Түбән Кама районына керүче 60 гектарга якын мәйданда 150 меңнән артык нарат үсентесе утыртачак. Ә гомумән алганда, барлык эшләрне киләсе елда төгәлләмәкчеләр. Шуннан соң да өч ел дәвамында үсентеләрнең тернәкләнеп китүен күзәтеп торырга ниятлиләр.

– Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше кысасында утыртылган агачлар, республика үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия булган юл эшләре барышында табигатькә килгән зыянны тулысынча капларга ярдәм итәчәк, – ди федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Исегезгә төшерәбез, яңа юл дүрт полосалы булачак. Әлеге проект кысасында ун күпер, биш юл-транспорт чишелеше, унбер юлүткәргеч һәм биш юл киселеше салу да күздә тотыла. Төзелеш эшләре өч өлешкә бүленгән. Яңа юлның гомуми озынлыгы 81 чакрым тәшкил итә. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлы Казан – Екатеринбург югары тизлекле маршрутына керәчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла һәм “М-12” трассасының дәвамы булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү