Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелешенең техник әзерлеге 46 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтте.
Аның әйтүенчә, юл салуга 2022 елның гыйнварында керешкәннәр.
– Язгы ташу узганнан соң, юлчылар асфальтның түбән катламын һәм юл өслеген җәю эшләренә керешәчәк, – диде Илдар Минһаҗев.
Биредә Чулман елгасы аша күпер дә салалар. “Югары тизлекле трассаның иң зур корылмасында эшләрнең яртысы беткән”, – диде Илдар Минһаҗев.