Вознесение трактының икенче өлешен төзүдә катнашачак инвестор билгеле

Башкаланы М7 федераль трассасы белән тоташтырачак Вознесение трактының икенче өлешен төзүдә катнашачак инвестор билгеле. “ТатДорТрансИнвест” АҖенең кече компаниясе әлеге проектка 4,5 миллиард сум акча җәлеп итәчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– Проектта “ТатДорТрансИнвест” АҖенең кече компаниясе катнашу теләген белдерде. “Автодор” дәүләт компаниясеннән тәкъдим булмады. Әлеге мөмкинлекне дә караган идек, – диде министр.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, яңа юлдан йөрү бәясе май аенда билгеле булачак.


Фикер өстәү