Эдуард Данилов: Татарстанда 130дан артык юл кишәрлегенә су басу куркынычы яный

Язгы ташу чорында Татарстанда автомобильләр хәрәкәт итүче 132 юл кишәрлегенә су басу куркынычы яный. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта “Главтатдортранс” оешмасы җитәкчесе Эдуард Данилов әйтте.

– Алдагы еллар күзәтүләреннән чыгып, республиканың 27 районында 132 юл кишәрлегенә су басу куркынычы яный. Су ташу чорында биредә бәла-каза килеп чыккан очракта, әлеге юлны әйләнеп узу маршрутын тәэмин итү өчен кизү оештырылачак, – диде “Главтатдортранс” җитәкчесе.

Бүген республика күләмендә күперләр, суүткәргеч торбалар, улакларны чистарту эше дәвам итә. Аны бу эшне атна ахырында ук төгәлләргә ниятлиләр. Эдуард Данилов сүзләренә караганда, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда барлыгы 1093 күпер бар. Шуның 459ы – кечкенә корылмалар. Татарстандагы барлык күперләрнең 65 проценты язгы ташуга әзер.

– Күперләр тирәсендә боз калынлыгы уртача 60-90 сантиметр тәшкил итә. Язгы ташу вакытында Буа районының Килдураз һәм Немчиновка авыллары янәшәсендәге түбән сулы күперләр аша хәрәкәт вакытлыча туктатылачак”, – дип тә өстәде Эдуард Данилов.


Фикер өстәү