Татарстанда калдыктан ягулык ясыйлар

 Бик тырышсаң, пычрак судан да файда алып була икән. Моңарчы Казанның елгаларга агып яткан су калдыклары хәзер табыш китерә. Чистарту корылмаларына эләккән канализация суларыннан чыккан ләмнәрне киптереп ягулык итеп куллана торган зарарсыз продукт ала башлаганнар. Бу хакта Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә турышында сөйләштеләр. Биредә сүз су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында барды.

Утырыш «Водоканал» унитар предприятиесендә узды. Аныңчы бер төркем депутатлар термомеханик эшкәртү системасы белән таныштылар. Мондый эш бары тик Татарстанда гына башкарыла икән.

– Әлеге проект 2021 елдан тормышка ашырыла башлады. Бу – республикада беренче объект. Аңа Россиядә дә тиңнәр юк. Әлеге система калдык суларны, ләм катламнарын термомеханик зарарсызландыра.  Бу – яндыру түгел, ә киптерү. Башта бездә сынала, аннары инде аны башка төбәкләрдә дә куллана башлаячаклар, – ди «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров. – Яңа проект буенча чистарту корылмаларына эләккән канализация сулары тулысынча гранулаларга әйләндерелә һәм цемент заводларына ягулык итеп җибәрелә. Оешманың каты биоягулык һәм органик ашлама ясар өчен дә сертификатлары бар. Яңа барлыкка килгән ләм утырмаларын киптереп, аннан зарарсыз продукт ала башладык.  Ә инде элеккеге калдыклардан җыелган ләм кырлары бүген кулланылмый. Аларны киптерәбез һәм рекультивациялибез.

Иртән кранны ачкач, су акса, барыбызга да рәхәт. Берәү дә аның каян, ничек акканы турында уйламый.

– Ә бит су белән тәэмин итү һәм су агызу – торак-коммуналь хуҗалык проблемаларының иң зурысы, – ди Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. – Без суга бәйле эшләрнең асылына төшәргә һәм республика законнары ярдәмендә булган проблеманы хәл итәргә тиеш. Бар авырлык кулланучылар җилкәсенә төшмәсен өчен, моның чишелешен табарга кирәк. Әгәр бөтен нәрсәне акчага күчерсәк, су алтын бәясенә әйләнәчәк.

Андрей Егоров суүткәргеч челтәрләрнең тузуына борчыла. Аларның күбесе 50 ел буена яңартылмаган.

– Казанда суүткәргеч челтәрләрнең 70 проценты тузган. Узган ел суга бәйле 1,1 мең авария булды. Быелның өч аенда гына да өч урамда җир иңде. Челтәрләр таушалган. Аларын кичекмәстән алыштырырга кирәк, – диде ул.

Челтәрләрнең тузуыннан еш зарланалар. Белгечләр яңарту кирәклеген күптән әйтәләр инде. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов, тузган челтәрләр буенча кайбер юнәлештә акрынлап эш башланды, ди.

– Соңгы 12 елда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү республика программасы буенча 3 мең километр суүткәргеч челтәр, 469 су башнясы һәм 474 артезиан скважинасы төзелде һәм реконструкцияләнде.  Быел республиканың 45 районында 126 су белән тәэмин итү объектын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Моның өчен дәүләттән 1,3 млрд сум акча биреләчәк, – ди ул.

Айрат Галләмов «Чиста су» программасына тукталды. Быел әлеге проект ярдәме белән 2 объект яңартылачак.

– «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча пычрак сулар агуны өч тапкыр киметәчәкбез. Быел Россия Хөкүмәте тарафыннан коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә юнәлтелгән программа эшли башлады. Татарстан моңа бик теләп кушылды. Шул максатларда республикага 4,3 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, гомуми сумма 8 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, – ди Айрат Галләмов.

Хәзерге вакытта республикада 2,4 меңнән артык үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы файдаланыла. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 18,6 мең км чамасы, шулардан 6 мең км чамасы тузган  һәм алмаштыру таләп ителә. Татарстанда шулай ук 79 су чыгару системасы эшли. Канализация челтәрләренең озынлыгы 4,8 мең км тәшкил итә, шулардан 1,8 мең км тузган һәм яңарту таләп ителә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү