Татарстанда 18 яшьлек егет акча эшләргә өйрәтәм дип, 26 кешене алдаган

Егет «инвестицияләр» белән эш итәм дип, 585 мең сум акча эшләгән.

Мамадыш районында яшәүче кеше алдауда гаепләнә. 18 яшьлек егет Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 26 кешене алдаган, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Зыянның гомуми суммасы 585 мең сум дип бәяләнә.

Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, егет социаль челтәрдә югары табышлы проектка инвестицияләр кертү юлы белән өстәмә акча тәкъдим итә торган белдерүләр урнаштырган. Сөйләшүләр барышында ул акчаны аның банк счетына күчерүне сорый, ә аннары җавап бирүдән туктый.

Егет гаебен тулысынча таныган.


Фикер өстәү