Ләм басуында чәчәк үсәчәк

Казандагы юынтык сулар кая китә? Су торбаларыннан агып килгән, ахыр чиктә ләмгә әйләнгән калдыклардан файда ясап буламы? Бу сулар зур елгаларга нинди зыян сала? Татарстан депутатлары, әнә шул сорауларга җавап эзләп, Казан читендәге ләм басуларына чыкты. Берочтан су чистарткыч биологик корылмаларының торышын да күреп кайттылар.

Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советы күчмә утырыш үткәрделәр. Депутатлар Татарстанда «Иделне сәламәтләндерү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Республиканың Экологик һәм Җир кодексына, шулай ук органик продукция җитештерүне үстерү һәм ветеринария эше турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Без – журналистлар да бу җирләрне күреп кайттык. Монда эшләр кызу бара. Биредә 2021 елдан бирле ләм киптерәләр. Аннан киләчәктә кулланырга яраклы продукт алмакчы булалар. Подрядчы оешма җитәкчесе, быелга дигән эшләрнең 60 проценты башкарылды инде, ди. Хәзерге вакытта алар ләм кырларын рекультивацияләү белән мәшгуль.

– Безнең максат – Иделгә эләгүче юынтык суларны чистарту. Статистика буенча, зур шәһәрләрнең чистарту корылмаларының бик аз проценты гына санитар нормаларга туры килә. Казандагы чистарту корылмаларын реконструкцияләү проектының беренчесе – быел, икенче өлеше 2024 елда тәмамланыр дип көтәбез, – диде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев. – Ләм басуларын эшкәртүгә дәүләттән 7,5 млрд сум акча бирелде. Чистарту корылмаларына тотыласы акча да шундый ук суммада.

«Ядранстрой» оешмасы ләм басуларын бетерәчәк һәм су чистарту корылмаларын төзеячәк. Оешманың генераль директоры Марат Хәйруллин 2024 елда ләм басулары бөтенләй бетәр дип ышандыра. Ул урыннарда агач утыртырга яки чәчәк үстерергә мөмкин булачак.

– Шактый эшләр башкарылды. Бер тәртипкә салынгач, эш тиз бара. Кыенлыклар да юк түгел. Санкцияләр кертелгәч, кайбер җиһазларны таба алмадык. Әмма эшне туктатмадык, Россиядә җитештерелгәнен таптык, үзебез дә әллә ниләр уйлап чыгардык, – ди ул.

«Иделне сәламәтләндерү» илкүләм проекты ярдәме белән суга баткан корабларны да чыгармакчылар. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.

– Мондый кораблар елга өчен зур зыян һәм куркыныч тудыра. Россия Табигать министрлыгы баткан корабларны күтәрү буенча безнең пилот проектны хуплады, объектларның өстенлекле исемлеген билгеләде. Әлегә Россиянең диңгез һәм елга флоты техник документация әзерли. Суд карары буенча су төбеннән 75 объект күтәрелергә тиеш, – ди ул.

Министр урынбасары, суларның пычрануының төп сәбәпчесе булып авыл хуҗалыгы оешмалары тора, диде. Аның әйтүенчә, терлекчелек фермаларыннан сулыкларга калдыклар агып ята.

– Моны булдырмас өчен тирес саклау өчен махсус лагуналар оештырырга кирәк. Шулай ук яр буйлап саклагыч урман полосалары булдыру да – нәтиҗәле ысул.  Татарстан территориясендә саклагыч урман полосаларын булдыру буенча пилот проект Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланды, – диде Егор Тарнавский.

Комитет утырышында Татарстанның Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Хәзер зур бакланны ау ресурсларына кертәчәкләр.  Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков әйтүенчә, соңгы вакытта безнең сулыкларда балыкларга зур зыян китерә торган баклан үрчегән. «Балыклар бөтенләй кимеп беткәнче, чара күрсәк иде», – диде ул. Депутатлар бакланны ауларга рөхсәт бирергә дигән карар кабул иттеләр. Шулай итеп әлеге хәлне җайга салмакчылар.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының быелның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап та тәкъдим ителде. Комитет бу чорда 7 утырыш үткәргән, 12 закон проекты каралган, шуларның алтысы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан имзаланган һәм закон көченә ия булган, 6 закон проектын парламентның киләсе утырышында карау планлаштырыла.

«Иделне сәламәтләндерү» илкүләм проекты республиканың экологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Татарстанда 2024 елга кадәр бу проектны финанслау күләме 22,3 млрд сумны тәшкил итә. Шуның 15,5 млрд сумы федераль бюджеттан бүленеп бирелгән. Иделне саклар өчен 13 биологик чистарту корылмасы төзергә һәм елгага куркыныч ясаучы ике объектны сүтеп ташларга кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү