Хәрби чакырылыштан качып йөрүчеләргә 11 июльдән машина йөртү таныклыгы бирелми башлаячак

Россиядә армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. “Качкын”нар хәзер машина йөртү таныклыгы алудан мәхрүм калачак. Әлеге яңалык 11 июльдән үз көченә керә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре, гомуми мәгълүмат системасына кереп, армия хезмәтеннән качучылар турында барысын да беләчәк.

Моңа кадәр Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы быел көзге чакырылышта хәбәр бирүнең яңа системасы эшли башлаячагы турында белдерде. Повесткалар язмача, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә юлланачак. 7 көннән соң документ тапшырылган булып саналачак.


Фикер өстәү